Зыян күрүчене уртача базар бәясеннән түбән булган транспорт бәясе кызыксындырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Казанда яшәүче, автомобиль сатып алырга теләп, мошенникларга 1 миллион сумга якын акча күчергән.
33 яшьлек ир-ат машина сатып алырга була һәм аны автомобильнең бәясе уртача базар бәясеннән түбән булган сату турында игълан кызыксындыра. Зыян күрүче сатучы белән элемтәгә керә һәм аннан машина турында сораша. Мошенник ашыгыч рәвештә аны сатарга кирәклеген әйтә, транспорт чарасы белән бар да яхшы булуын җиткерә. Мәгълүматларны тикшерергә теләп, ир автомобиль сату урыны буенча яшәгән танышына мөрәҗәгать итә. Ул кирәкле документларны һәм транспорт чарасының торышын тикшерә һәм барысы да тәртиптә булуын раслый. Нәтиҗәдә, казанлы сатучы күрсәткән счетка 980 мең сум күчергән. Акча алгач, аферист элемтәгә керми башлый. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Зур күләмдә мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Промышленный» полиция бүлегендә булган хәлләрнең барысын да ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән очракта, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.