Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2024, 17:00

5 нче апрельдә Казанда электр самокатлары һәм велосипедлар прокатының бишенче сезоны ачыла

Быел аренда өчен 6 мең шәхси мобильлек чаралары әзерләнгән, ә парковка урыннары саны 2 меңгә кадәр артачак

Фото: Денис Гордийко

Казанда җомга көнне, 5 нче апрельдә, электр самокатлары һәм велосипедлар прокатының бишенче сезоны ачыла. Быел шәхси мобильлек чаралары өчен парковкалар саны 2 меңгә кадәр артачак һәм аларның сыйдырышлылыгы 20 мең берәмлекне тәшкил итәчәк.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 6 мең электр самокаты әзерләнгән. Аларны Whoosh (3500 берәмлек) һәм «МТС Юрент» (2500 берәмлек) компанияләре арендага бирә. Тагын 290 велосипедны «Яшел шәһәр» сервисы тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының транспорт комитетында.

Сезон башында электр самокатын тәүлекнең якты вакытында гына кулланып булачак. Бу куркынычсызлык таләпләре белән аңлатыла, чөнки төнлә әле кырау төшәргә һәм юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, күп участокларда чокырларны ремонтлау буенча эшләр алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә электр самокатларының гомуми саны әлегә 1,6 мең берәмлекне генә тәшкил итәчәк. Тотрыклы җылы һава торышы урнашкач, шәхси мобильлек чараларыннан файдалану вакыты һәм аларның саны артачак.

Кикшеринг эше узган еллар тәҗрибәсе буенча оештырылачак. 2022 елда Казанда самокатлар прокаты сервисларының бердәм эш кагыйдәләре билгеләнде. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белән берлектә аларны дислокацияләү урыннарына, тышкы күренешләренә һәм парковкада максималь санына (10 нан артмаска тиеш) карата таләпләр эшләнде һәм расланды.

Әгәр 2022 елда самокатлар һәм велосипедлар прокаты буенча сервислар өчен 500 урын тәкъдим ителсә, быел аларның саны ике меңгә кадәр артачак. Шуның белән хезмәт күрсәтелә торган территория зонасы киңәйтеләчәк, бу, үз чиратында, сервистан файдалану мөмкинлеген арттырачак. Операторлар расланган дислокация урыннарында юл билгеләрен яңартачаклар, яңа участокларда аларны асфальтка төшерәчәкләр. Кулланучылар мобиль кушымтада прокат сессиясен расланган урыннарда гына башлый һәм төгәлли ала.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 нче мартында электр самокатларына шәхси мобильлек чаралары статусы бирелде. Алардан бары тик 14 яшьтән өлкәнрәкләр генә файдалана ала. Электр самокатларында автомагистраль буенча хәрәкәт итәргә ярамый, хәрәкәт вакытында җәяүлеләр өстенлекләргә ия. Яңа кагыйдәләр гади самокатларга һәм роликлы тимераякларга кагылмый. Алардан файдаланучылар, элеккечә, җәяүлеләр статусына тигезләшә.

ТР башкаласында өстәмә таләпләр гамәлдә. Электр самокатларында тизлекне сәгатенә 20 километрдан арттыру тыела (РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрендә рөхсәт ителгән тизлек – 25 км/сәг). Шәһәрнең 486 участогында тизлекне сәгатенә 10-15 километрга кадәр махсус чикләү кертелде. Шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итү тыелган 44 зона билгеләнгән. Куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча килешүләр прокат сервислары белән имзаланган.

Дислокация кагыйдәләрен үтәүне РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре Башкарма комитет белән берлектә контрольдә тотачак. Кагыйдәләр бозылган очракта, электр самокатларын һәм велосипедларны эвакуацияләячәкләр, ә операторларга карата административ материал тутырылачак. Мәсәлән, узган ел шәһәрдә биш рейд оештырылган, нәтиҗәдә 119 электр самокаты эвакуацияләнгән.

Шәхси мобильлек чараларын чәчәк түтәлләрендә, газоннарда һәм башка төзекләндерелгән участокларда, узу киңлеге, юл кырыйларын исәпкә алып, 1,5 метрдан таррак булса, тротуарларда һәм мәйданчыкларда калдырырга ярамый. Парковкага куелган электр самокаты белән юл (яки аның киртәләп алган урын) арасындагы ераклык 1 метрдан да ким булмаска тиеш.

Мобиль транспортны шулай ук тукталышларда, җәмәгать транспортын көтү павильоныннан 5 метрлы зонада, җир асты һәм җир өсте кичүләренә керә һәм чыга торган урыннан 5 метрлы зонада калдыру тыела.

Казанда электр самокатларының прокат сервисы, бюджет акчаларын җәлеп итмичә генә, кикшеринг компанияләре хисабына оештырыла.

Барлык яңалыклар