1В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне җәй ахырында бию буенча 300 мең сум күләмендә акчалата бүләкле ярыш көтә
Казанда бүген, 5 июньдә, татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең бишенче сезоны старт ала. Шәһәр халкын җанлы музыка астында халык уеннары белән татар биюе төрләре буенча дәресләр генә түгел, бию ярышы да көтә. Конкурсның төп акчалата бүләге 300 мең сум тәшкил итәчәк.
Бүгенге традиция буенча Г.Камал исемендәге театр янында, Кабан күле буенда уза торган «Әйләнү» программасы татар сәхнә биюенең традицион хәрәкәтенә багышланган. Шәһәр халкын бию мастер-классы һәм халык фольклор уеннары, шулай ук чакырылган артистлардан перформанс-импровизацияләр көтә.
Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, проектның кураторы һәм алып баручысы Алсу Мәгъсүмҗанова, шулай ук Г.Кариев исемендәге театр артисты Булат Гатауллин уздырачак. Хореографлар буларак, Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак. Музыкаль озату өчен Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Ильяс Фәрхуллин җавап бирәчәк.
Җәй буена барлыгы 12 дәрес үткәрү планлаштырыла. Алар пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
Финалда бию бәйгесе узачак, анда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр биючеләр генә катнаша ала. Аларны ике ысул белән: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрендә иң яхшыларны ачыклау һәм җибәрелгән видеоязмалар буенча сайлап алачаклар.
«Жюри составы турында әлегә сөйләмәячәкбез, аларны чара көнендә катнашучыларга тәкъдим итәчәкләр», – дип уртаклаштылар проектны оештыручылар. Бию бәйгесенең барлык шартлары «Хәрәкәттә – бәрәкәт» рәсми төркемендә сылтама буенча урнаштырылачак.
«Хәрәкәт – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан мэриясе һәм шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Дүрт ел эчендә анда 12 меңгә якын кеше катнашты. Узган ел 5 меңгә якын казанлы һәм шәһәр кунагы «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының мастер – классларына кушылды.