Яңа төзелешләр «Мәхәббәт» кварталында урнашкан
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). 564 фатирлы биш йорт Салават Күпере торак районында ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк. «Мәхәббәт» кварталындагы биналар социаль ипотека программасы буенча ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелә.
Ике 72 фатирлы йорт 1-5-1 һәм 1-5-2 92% ка әзер. Объектларда эчке инженерлык челтәрләре монтажлана, эчке бизәү эшләре алып барыла һәм йорт яны территорияләре төзекләндерелә.
1-3-1, 1-3-2 һәм 1-3-3 йортлар 140, 168 һәм 112 фатирга исәпләнгән, алар 89%, 85% һәм 92% ка әзер. Биредә эчке бизәү, фасад һәм түбә эшләре, тәрәзә конструкцияләре һәм эчке инженерлык челтәрләре монтажлана.
Яңа йортлардагы барлык фатирлар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырыла.
Шул ук вакытта яңа кварталда Дәүләт торак фондыннан тагын алты йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 4,5-20% дип бәяләнә. «Мәхәббәт» торак комплексында 2008 фатирга 10-18 катлы 14 йорт төзеләчәк.