Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2021, 16:50

Казанның биш уку йорты Россиянең техник югары уку йортлары өчен абитуриентлар әзерли торган топ-200 мәктәп арасына керде

Рейтинглар чыгарылыш укучыларының килү статистикасына нигезләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Татарстанның җиде гомуми белем бирү учреждениесе топ-200 мәктәп исемлегенә керде, аларны тәмамлаучылар алдынгы югары уку йортларына табигый-математика һәм инженер-техник белгечлекләргә уңышлы укырга керә. Алар арасында – Казанның биш учреждениесе.

Рейтинг RAEX (РАЭКС-Аналитика) агентлыгы тарафыннан абитуриентлар керү статистикасы нигезендә әзерләнгән.

Рейтингның «егермелегендә» Казанның 131-нче номерлы лицее булган, ул физика-математика профильле. Ул топ-листта 17 позицияне алды. Н.И.Лобачевский исемендәге лицей – 33 позициядә, КФУның IT-лицее – 47, 7-нче лицей-интернат – 102 юлда. 145-нче номерлы Казан лицее 169 юлны алып тора.

Шулай ук рейтингка республиканың башка шәһәрләреннән ике уку йорты керде: Яр Чаллы шәһәренең 26-нчы номерлы гимназиясе һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 6-нчы номерлы Бөгелмә мәктәбе.

Бөтенроссия рейтингының беренче урынында – Мәскәүнең 1580-нче номерлы Бауман инженерлык мәктәбе. Барлыгы топ-200-гә илнең 44 төбәгеннән учреждениеләр кергән: Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 68 мәктәп, Санкт-Петербургтан 13, Свердловскидан 10 һәм Төмән өлкәсеннән тугыз. Җиде мәктәп – Татарстан һәм Башкортстаннан, шулай ук Новосибирск һәм Чиләбе өлкәләреннән.

Рейтингта уку йортларының урнашуына профильле белгечлекләргә укырга керүчеләрнең саны, алар кергән вузларның дәрәҗәсе, шулай ук абитуриентны гомуми конкурс нигезендә, түләүле нигездә, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча максатчан кабул итү яки керү сынаулары кысаларында кабул итү нигезе йогынты ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар