Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2019, 14:20

Казанның биш проекты «Россия үзиреклесе» бөтенроссия конкурсы финалына узды

10-нчы ноябрьгә кадәр барлык теләүчеләр активистларга үз проектларын тормышка ашыру өчен төп приз – грант өчен көрәшүдә ярдәм итә алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Казанның биш проекты ел саен үткәрелә торган «Россия үзиреклесе» бөтенроссия конкурсының финалына узды. 10-нчы ноябрьгә кадәр барлык теләүчеләр активистларга үз проектларын тормышка ашыру өчен төп приз – грант өчен көрәшүдә ярдәм итә алалар.

«Мөмкинлекләр тигезлеге» номинациясендә Инесса Клюкинаның «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе, «Киләчәкләренә ышаныч белән караучылар» номинациясендә Ольга Дютинаның «Сугыш тарафыннан көйдерелгән нәсыйхәт» проекты, «Үзиреклелекне оештыручы» номинациясендә Илья Поповның «Гудсерфинг – мәгънәле сәяхәтләр» проекты, «Минем янәшәмдә» номинациясендә Максим Антоновның «Чиста уеннар. Казан» проекты, «Йөрәк белән саклап» номинациясендә – Руслан Шәкүровның DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе финалга чыкты.

Халык тавыш бирүе этабына эксперт жюрие читтән торып бәяләгән һәм конкурс комиссиясе каршында турыдын-туры якланган иң яхшы эшләр узды. Һәр номинациядә финалга чыккан ун кеше тәкъдим ителде. Ошаган эш өчен конкурс сайтында 10-нчы ноябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Россия үзиреклесе» – ел саен үткәрелә торган волонтерлык проектлары конкурсы, ул инициативалы кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, битараф булмаган һәм актив гражданнар өчен социаль лифтлар булдыруга юнәлдерелгән. Быел бөтенроссия конкурсының грант фонды 45 млн сум тәшкил итә.

Барлык яңалыклар