В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фотоларда әкият геройлары һәм мультфильм персонажлары белән тәңкәләр күрсәтелгән
Фото: Денис Гордийко
Әкият персонажлары белән илебезнең беренче тәңкәсе 1994 елда чыгарыла. Ул Урал әкиятләре авторы Павел Бажовка багышланган. Көмеш тәңкә рельефында тау рухлары һәм таш эшләре осталары сурәтләре ясалган. 2008 елгы тәңкәдә Николай Носов һәм аның Незнайка җитәкчелегендәге әкияттәге галәме күрсәтелә. Илья Муромец, Алеша Попович һәм Добрыня Никитичны рәссам Виктор Васнецовның «Богатыри» картинасы мотивлары буенча ясалган 2017 елгы тәңкәдә күрергә мөмкин, дип хәбәр итә РФ Үзәк банкының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Фотокүргәзмә шулай ук тәңкә эшенең заманча технологияләре турында сөйли: лазер белән рәсемнәрне ничек ясыйлар, нинди лак-буяу басу һәм нинди алтын ясау ысуллары кулланылуы җиткерелә. Тулырак мәгълүматны белү өчен керү панносында QR-кодны сканерларга кирәк.
Күргәзмә 17 нче июльгә кадәр эшләячәк. Ул Россия банкы – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе каршында урнашкан.