Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 16:41

Экзотик илләр буенча сәяхәт: казанлыларга кайбер чирләрне профилактикалау чаралары турында искә төшерәләр

Сәяхәт иткәндә туристларга илләрнең актуаль эпидемиологик торышына һәм анда таралган куркыныч авыруларны профилактикалау чараларына игътибар итәргә киңәш итәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алена Мирошниченко). Соңгы вакытта Россия һәм аерым алганда, Казан халкы өчен экзотик илләр – Таиланд, Шри-Ланка, Конго, Вьетнам, Һиндстан, Индонезия һ.б. кызыклы була бара. Әмма бу юнәлешләрне сайлаганда туристларга аларның актуаль эпидемиологик торышына һәм анда таралган куркыныч авыруларны профилактикалау чараларына игътибар итәргә киңәш итәләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Беренче чиратта ул сайлап алынган ял урынында актуаль булган хәл турында мәгълүматны туроператор яки турагент бирергә тиешлеген искәртте. Туроператор конкрет илгә бару өчен кирәк булырга мөмкин булган өстәмә чаралар турында сөйләргә тиеш: вакцинацияләү, профилактик препаратларны кабул итү яки башка саклык чаралары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика халкы әлеге мәгълүматны шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин.

Любовь Авдонина экзотик илгә сәфәр алдыннан вакцинация ясауның профилактиканың төп чарасы булуын җиткерде. Алдан прививка ясатмау аркасында, ял вакытында эләктерергә мөмкин булган иң киң таралган чирләр: төрле бизгәкләр, малярия, А гепатиты, корсак тифы, кызамык, менингококк инфекциясе һәм паразитар авырулар.

Шул рәвешле, сары бизгәккә каршы прививканы Африканың 32 иленә һәм Көньяк Американың 12 иленә сәяхәт кылырга планлаштырган вакытта ясатырга кирәк булачак.

2016 елдан башлап кызамык буенча эпидемиологик тискәре ситуация Сербия, Румыния, Греция, Франция, Германия, Италия һәм Испаниядә саклана. «Бүгенге көндә Украинада аеруча да катлаулы хәл, биредә кызамык белән авыруның 55766 очрагы һәм 17 үлем теркәлгән. Монда чирнең таралу сәбәбе - иммунизация темпларының кискен кимүе», - дип ассызыклады ул һәм 1-нче октябрьгә кадәр Татарстанда һәм Казанда кызамыкка каршы иммунизация үткәрелә дип өстәде. Моңа кадәр авырмаган, элек прививка ясатмаган яки бары тик бер прививка ясаткан кешеләрнең барысы да яшәү урыны буенча бушлай вакцинация уза ала.

Спикер шулай ук 2016 елдан Евросоюз илләрендә имин булмаган хәл вируслы гепатит буенча да саклана дип билгеләп үтте. Сәяхәт кылганда прививка ясатырга киңәш ителә торган илләр: Австралия, Англия, Бельгия, Мальта, Норвегия, Франция һәм Эстония.

Россиялеләргә Индиягә, Таиланд, Таҗикстан, Үзбәкстан яки Урта һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка илләренә сәфәр кылырга планлаштырганда, корсак тифыннан прививка ясатырга кирәк, иммунитет өч ел дәвамында сакланачак.

«Африка, Азия, Гаити, Доминикана Республикасы, Куба, Индия һәм Тайландка барганда, холера турында истә тотарга кирәк. Моннан тыш, бүген Йәмәндә 450 мең очрак теркәлгән, 705 үлем булган», - дип сөйләде Л.Авдонина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле шулай ук эссе климатлы илләрдә комарлар тарафыннан тапшырыла торган бизгәкләрнең киң таралуын искәртте. «Инкубация чоры мондый чирләрнең 14 көнгә кадәр җитә алуы сәбәпле, экзотик илләрдә чир йоктырган кешеләр күпмедер вакыт узгач кына, үз илләренә кайткач, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр. Соңгы 7 ел эчендә Россия Федерациясенә 18 меңнән артык йогышлы чир, шул исәптән комарлар белән тапшырыла торган авырулар кертелүе теркәлгән. Безнең туристлар еш кына денге бизгәге алып кайта. Ул Бразилия, Колумбия, Мексика, Филиппинада, Вьетнамда, Һиндстанда, Таиландта, Сингапурда, Төркия һәм Малайзиядә киң таралган», - дип сөйләде Л.Авдонина. Спикер шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2016 елдан 2018 елга кадәр денге бизгәге белән авыруның 14 очрагы теркәлгән, 9 зарарлану очрагы Таиландта булган, калганнары Филиппинада, Вьетнамда һәм Шри-Ланкада теркәлгән. Агымдагы елда шундый 4 очрак булган. Барысы да Таиландта зарарланган.

Любовь Авдонина шулай ук журналистларның игътибарын Татарстанда йогышлы авыруларны профилактикалау буенча махсус чаралар үткәрелүенә юнәлтте. Алар арасында эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдән кайтучы барлык рейсларның санитар-карантин контроле дә бар. «Барлык пассажирлар да дистанцион рәвештә җылылык визион җиһазлар белән тикшерелә. Соңгы 6 айда без 296 мең 181 пассажирны тикшердек. Хәер, аеруча куркыныч инфекцияләргә карата булган шикләр расланмады», - дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары чираттагы тапкыр шәхси гигиена кагыйдәләрен, кулларны гади юу кагыйдәләрен үтәү, эчү режимын үтәү кирәклеге турында сөйләде. «Пансионат, отель яки кунакханәне сайлаганда, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм канализация, шулай ук стационар туклану пунктлары булуын исәпкә алырга кирәк», - дип ассызыклады ул һәм табигый базарларда һәм пляжларда азык-төлек продуктлары сатып алмаска киңәш итте. Бөҗәкләрне тешләүдән саклануга килгәндә, туристларга үзләре белән ачык тоннардагы тыгыз киемнәр алырга һәм черкиләрне куркыта торган чаралар кулланырга кирәк.

«Теләсә кайсы очракта, инфекцияләр буенча имин булмаган кайбер илләрдә булганда, үз сәламәтлегең торышын игътибар белән күзәтергә кирәк. Әлеге илләр өчен хас булган чирләрнең бер өлеше безнең өчен бөтенләй ят. Шуңа күрә ватандашларыбызда алар бик авыр формада үтә ала», - дип искә төшерде Л.Авдонина. Ул сәяхәттән чыкканда 21 көн дәвамында сәламәтлек торышын игътибар белән күзәтергә кирәк, диде. Күңел болгану, косу, эч китү, бетчәләр чыгу һәм температура күтәрелү кебек симптомнар булган очракта, белгеч кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Барлык яңалыклар