Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2025, 12:11

«Игелек юлы»: шәһәрлеләр масштаблы хәйрия акциясенә кушыла ала

19 марттан 23 мартка кадәр казанлыларны маскировка челтәрләре үрергә, шулай ук хәйрия төшке ашлары әзерләргә һәм инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә чакыралар

«Шәфкатьлелек – Казан» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте өченче «Игелек юлы» хәйрия акциясен башлап җибәрде. Казан епархиясе проекты чиркәү хәйриячелеген һәм социаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән. Шәһәрлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук халыкның зәгыйфь төркемнәренә ярдәм итә алачак.

19 марттан 22 мартка кадәр Иоанн-Предтеченский монастыренда (Бауман ур., 1/2) МХО ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләрен үрү оештырылачак. Волонтерлар эшкә 9:00 дән 14:00 гә кадәр кушыла алачак.

20 һәм 21 мартта «Шәфкатьлелек – Казан» гуманитар складында (Чистай ур., 30) мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын формалаштыру белән шөгыльләнәчәкләр. Ярдәм итәргә теләүчеләр 11:00 дән 16:00 гә кадәр килә ала.

22 март көнне Никольский соборы территориясендә (Бауман ур., 5) аз керемлеләр өчен кайнар төшке аш әзерләячәкләр. Иреклеләрне 8:00 дән 11:00 гә кадәр көтәләр.

23 март көнне үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен Дәрвишләр интернат-йортында (Лесная урамы, 1) оешма карамагындагы балалар белән очрашу узачак. 10:00 дән 12:00 гә кадәр волонтерлар балалар белән аралаша, аларга игътибар күрсәтә һәм алар турында кайгырта алачак.

Моннан тыш, акция дәвамында инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтеләчәк.

«Игелек юлы» – ул һәркем өчен ярдәмгә мохтаҗларга таба адым ясау мөмкинлеге. Катнашу турында тулырак мәгълүматны 8-919-644-51-74 телефоны аша белергә була.

Активистлар «Шәфкатьлелек – Казан» хезмәте символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар