Җәй башыннан СОVID-19 вакцинасының беренче компоненты белән 17,5 мең кеше прививка ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда һава торышы начараю сәбәпле, COVID-19 метро станцияләре янында вакцинация пунктлары эшен туктатты. Көннәр җылынган очракта алар үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июнь көнне вакцинация пунктлары 9 метро станциясе янында барлыкка килде – «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Габдулла Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Горки», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная». Акрынлап аларның саны 4-кә кадәр кимеде.
1-нче июньнән 8-нче сентябрьгә кадәр метро станцияләре янында вакцинаның беренче компонентын 17 мең 484 кеше ясаткан, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе матбугат хезмәтендә.