Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2021, 11:18

Казан мәдәният йортларында коронавирустан вакцинация пунктлары ачылды

Гомумән алганда, республикада бүгенгә 27% халык прививка ясаткан.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Ксения Швецова). Бүгенге көннән Казан мәдәният учреждениеләрендә тест режимында өстәмә дүрт мобиль вакцинация пункты эшли башлады. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, «Сәйдәш», «Мәскәү» һәм «Залесный» мәдәни үзәкләрендә прививка ясатырга була. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Мәдәният йортларында вакцинация пунктлары учреждениеләр графигы буенча эшли. «Без кешеләрнең моңа ничек карауларына, вакцинация темпларына игътибар итәчәкбез. Бәлки, соңрак вакцинациянең мобиль пунктларының эш вакытын, халыкның активлыгына карап, үзгәртербез», – дип өстәде В.Жаворонков. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан ЦУМында күптән түгел тагын бер вакцинация пункты эшли башлады. Моннан тыш, мобиль пунктлар «Южный», «Мега» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә эшли.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 813 мең 257 кеше вакцинация узган, шуларның 579 мең 854-е вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясаткан. Шулай итеп, прививкаларны республикадагы гомуми халыкның 27 %-ы алды.

Ярты елдан соң вакцинациянең ике этабын узганнан соң ревакцияләнергә кирәк, өстәвенә, моны белгечләр кандагы антитәнчекләр санына бәйсез рәвештә эшләргә киңәш итә. Кабат вакцинация вакытында шул ук вакцинаны яки шуңа охшаган вакцинаны кулланырга тәкъдим ителә – мәсәлән, әгәр дә кеше «Спутник V» белән прививка ясаса, «Спутник Лайт» белән ревакцияләнергә мөмкин. Әмма кабат вакцинация вакытында башка вакцинаны да куллану рөхсәт ителә.

«Икенче вакцинаны кеше үзе сайлый, әгәр беренче вакцинациядән соң төрле симптомнар күзәтелсә, мәсәлән, температура күтәрелү. Әмма шуны аңларга кирәк, мондый симптомнар – иммун системасы эшли башлау күрсәткече, һәм шуның аркасында вакцинаны алыштыру бик үк дөрес түгел», – дип саный В.Жаворонков.

Бүген Татарстанда ковидтан төрле вакциналар запасы бар. Нигездә, республикага «Спутник V» китерәләр –прививка кампаниясенең бөтен чорында 845 мең тирәсе вакцина комплекты килде.

Башта халыкның 60%-ын привикалау планлаштырылган иде, әмма бүген вирус мутацияләнә һәм яңа штаммалар барлыкка килә, шуңа күрә, планлы күрсәткечләргә йөз тотмыйча, максималь санда халыкны җәлеп итәргә кирәк. «Бүген безнең бурыч – вакцинацияләнгән кешеләр санын шактый арттыру, безнең 60% гына прививка ясау максаты юк, – дип аңлата В.Жаворонков. – Даими рәвештә вирусның мутациясе бара. Шуңа күрә, вакцинаның яңа штаммнар барлыкка килүгә бәйле рәвештә камилләшүенә карамастан, аның нәтиҗәлелеге барыбер бераз кими. Мәсәлән, ухань штаммына каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге 90%-тан артып китә, ә «дельта» вариантына каршы ул инде түбәнрәк.

Хәзер вирус перспективада мутацияләвен дәвам итәр дигән ихтималлык бар, бу вакцинаның нәтиҗәлелегенә йогынты ясаячак. Шуңа күрә вирус таралуны вакытында прививка ясау кампаниясе ярдәмендә туктатырга кирәк, дип ассызыклый ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

«Вакцинация – һәрберебезнең шәхси тарихы, һәр татарстанлының пандемияне җиңүгә керткән шәхси өлеше, – дип өсти ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева. – Шулай гына без планетада барган эпидемия процессын өзә алабыз. Аның вирус белән кайчан очрашачагын һәм нинди нәтиҗәләргә китерәчәген берәү дә белми бит».

Барлык яңалыклар