Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2023, 14:54

Казан сәүдә үзәгендә грипптан вакцинация пунктлары бүген соңгы көн эшли

Прививкалар ясауны поликлиникаларда дәвам итәчәкләр

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанның «Южный» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә грипп һәм пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация пунктлары ябыла. Бүген алар соңгы көн эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Бер ай эчендә алты метро станциясе янындагы вакцинация пунктларында («Дубравная», «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш»), алар шулай ук ябылды, һәм ике сәүдә үзәгендә («Парк Хаус» һәм «Южный») гриппка каршы – 19 мең кеше, пневмок инфекциясеннән өч меңнән артык кеше прививка ясатты.

Барлыгы шәһәрдә 360 меңнән артык кеше вакцинация узган, бу планның 46% ын тәшкил итә. Шул исәптән 243 мең өлкән һәм 117 мең бала прививка ясаткан. Эпидимиологик хәлне тотрыклы саклау өчен шәһәр халкының 60,5% прививка ясатырга тиеш.

Шәһәрдә соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән 5 мең 63 кеше авырый, бу узган атна белән чагыштырганда 210 кешегә (4% ка) күбрәк. Гомумән алганда, грипп һәм ОРВИ авырулары эпидемия бусагасыннан 25% ка түбәнрәк.

Грипптан прививканы эпидемиологик күтәрелеш башланганчы ясау мөһим. Вакцинаны бушлай һәм алдан язылмыйча үтү өчен, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итү дә җитә.

Барлык яңалыклар