В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моннан тыш, В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында прививка ясатырга теләүчеләрне кабул итү графигы да үзгәрде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү Проспекты, 91) вакцинация пункты һәркем өчен ачык. Беренче катка күчү һәм аерым керү юлын оештыру аркасында, анда COVID-19 белән авырган яисә вакцина ясаткан турында QR-код күрсәтмәсеннән башка килергә була.
Вакцинацияләүнең мобиль пунктына керү сәүдә-күңел ачу үзәге бинасының кире ягында урнашкан, урнашу схемасын биредә карарга мөмкин. «Спутник V» һәм «спутник Лайт» вакциналары бар. Шулай ук теләге булганнар гриппка каршы прививкаларны «Ультрикс» вакцинасы белән ала ала. Мобиль пункт көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС яки мәҗбүри медецина иминияте полисы булырга тиеш, дип хәбәр ителә сәүдә-күңел ачу үзәге сайтында.
Моннан тыш, В. И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда вакцинация пунктының эш графигы да үзгәрде. Ул дүшәмбедән алып шимбә көнгә кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Казанда вакцинацияләүнең башка мобиль пунктлары үз эшләрен дәвам итә.
Сәүдә үзәкләрендә урнашкан вакцинация пунктлары
«Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге (Җиңү Проспекты, 141) – тәүлек буе, көн саен. Техник тәнәфесләр 8:00 сәгатьтән 8:30 сәгатькә кадәр һәм 20:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр;
KazanMall сәүдә-күңел ачу үзәге (Павлюхин урамы, 91, аерым керү урыны Павлюхин урамы аша) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Мегастрой» гипермаркеты (Җиңү проспекты, 101) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Мегастрой» гипермаркеты (2 нче Азино урамы, 7б) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
«Парк Хаус» сәүдә үзәге (Ямашев проспекты, 46/33) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, кабат вакцинация үтәргә кирәк булган яисә авырганнан соң 6 ай вакыт узган кешеләр генә кабул ителә;
«Южный» сәүдә үзәге (Җиңү Проспекты, 91) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Мәдәният учреждениеләрендә урнашкан вакцинация пунктлары
«Сәйдәш» мәдәни үзәге (Ершов урамы, 57а) – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
«Мәскәү» мәдәни үзәге (Академик Королев урамы, 47) – дүшәмбедән шимбә көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
Мәдәният йорты В.И.Ленин (Копылов урамы, 2а) – дүшәмбе-шимбә көннәрендә 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.
Камалиев Проспекты, 26/12 – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
Пушкин урамы, 4 – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.