Бу Корбан бәйрәме белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Корбан бәйрәме уңаеннан Казанда транспортны теркәү пунктларының берсенең эш графигы үзгәрәчәк.
Шулай итеп, 9 нчы, 10 нчы һәм 11 июльдә Җиңү проспекты, 214 адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәктәге Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең автомототранспорт чараларын теркәү пункты эшләмәячәк.
Шул ук көннәрдә Оренбург тракты, 5 һәм Тэцевская, 5 адреслары буенча урнашкан техник күзәтчелек һәм транспортны теркәү бүлекләре гадәти режимда эшләячәк. Шулай ук халыкны Себер тракты, 48, Оренбург тракты, 209б, Декабристлар урамы, 96, Җиңү проспекты, 194 адреслары буенча автосалоннарда урнашкан транспортны теркәү пунктларында гадәттәге график буенча кабул итәчәкләр.
Кабул итүгә РФ дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин, дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.