Парк трассалары профессионалларга һәм һәвәскәрләргә туры киләчәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Казанда Горки-Әмәт урманында бүген чаңгы прокаты пункты эшли башлады. Спорт җиһазларын көн саен арендага алырга мөмкин: эш көннәрендә 10:00 дән 20:00 гә кадәр, ял көннәрендә 9:00 дән 20:00 гә кадәр.
Өлкәннәр өчен чаңгы, аяк киеме һәм таяклар комплекты сәгатенә – 250 сум, балалар өчен сәгатенә 200 сум тора. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Җиһазларны арендага алу өчен, шәһәрлеләргә залог рәвешендә берәр документ калдырырга кирәк: машина йөртү, хезмәт, пенсия, иминиятләштерү таныклыгы яки студент билеты. Прокат пункты Җиңү проспекты, 69 адресы буенча чаңгы базасы бинасында урнашкан.
Профессионалларга – Горки урманындагы, ә һәвәскәрләргә Әмәт урманындагы трасса туры киләчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче декабрьдә Казанда «Ак Барс Арена» стадионында шугалак эшли башлаячак. Шулай ук ачылуга «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» физкультура-спорт җәмгыяте стадионнарында боз мәйданчыклары әзерләнә. «Черек күл» паркында да тимераякта шуарга мөмкин булачак, анда ясалма сулыкны октябрьдә киптерә башлаганнар. Мәйданчыкны яктылык инсталляцияләре белән бизәячәкләр, ә бозның үзендә мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары оештырачаклар.