В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган һәркем волонтер була ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанлылар «Кешенең сыеныр урыны» социаль проекты волонтерлары була һәм мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын китерүдә ярдәм итә алалар.
Социаль тернәкләндерү һәм җайлашу үзәге кешеләрне билгеле бер яшәү урыны булмаган һәм авыр тормыш хәленә эләккәннәрне кайнар туклану һәм куну белән тәэмин итә. Приютлар Борхан Шаһиди урамы, 26, Авангард урамы, 58 һәм Симонов урамы, 2 адресы буенча урнашкан. Моннан тыш, оешма мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтә.
Волонтер булырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны +7(917)243-22-22 телефоны аша ала алалар, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы. Иреклеләргә башкарылган эш турында фотоотчет яки видеохисап тапшырырга кирәк булачак.