175-нче номерлы гимназиядә булган фаҗигадән соң кайнар линиягә 27 казанлы психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU,12-нче май, Алинә Бережная). Соңгы тәүлек эчендә «Доверие» үзәгенә психологик ярдәм сорап 150 казанлы мөрәҗәгать иткән. Кайнар линиягә кергән 27 шалтырату кичә 175-нче номерлы гимназиядә булган фаҗига белән бәйле булган. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында 9 бала, калганнары – өлкәннәр.
Күп вакытта казанлылар үзләренең борчулы хәлләре белән уртаклашырга теләделәр – психологларга мөрәҗәгать иткән кешеләр үлемнән курку һәм якыннарын югалтудан курку турында сөйләделәр. Мира исемле үзәк консультанты сүзләренә караганда, (операторлар анонимлык шартларында шалтыратучылар белән аралашалар, үзләренең чын исемнәрен атамыйлар) кичә шалтыратулар 175-нче номерлы гимназия укучыларының ата-аналарыннан килгән. Булган хәлдән соң балалар белән ничек сөйләшергә? Аларга яңалыклар укырга һәм карарга рөхсәт итәргәме? Мондый сорауларны ата-аналар психологларга соңгы тәүлектә биргәннәр.
«Доверие» үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үз чиратында мәктәпкә барырга курку турында сөйләшкән балалар да бар иде, анда куркынычсыз булырмы һәм хәзер уку процессы ничек төзеләчәк, дип сорадылар. Психологлар кичерешләрне ничек җиңәргә дигән киңәшләр бирә.
«Барлык шалтыратулар да киеренке, без абонент ышансын һәм үз проблемалары турында сөйләргә курыкмасын өчен әңгәмәне ипләп алып барырга тырышабыз», – дип билгеләп үтте KZN.RU порталы хәбәрчесе белән әңгәмәдә Мира.
Эш коллективында уңай атмосфераны саклап калу өчен консультантлар үзләре супервизия үткәрә – бер-берсе белән аралашалар һәм ярдәм итәләр, психологлар белән даими очрашалар.
«Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча директоры Елена Овчинникова сөйләгәнчә, якыннарына игътибар бирергә, аралашу өчен вакыт табарга һәм бөтен көч белән бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. «Бер шалтырату да игътибарсыз калмый, безнең белгечләр көчәйтелгән режимда эшлиләр һәм һәр мөрәҗәгать итүчене тыңларга әзер», – дип билгеләп үтте ул.
Белгечләргә ярдәм кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны).
Казанлылар телефон аша гына түгел, ә килеп тә психологик ярдәм ала алалар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кабул итү Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи ур., 2а) һәм 174-нче номерлы мәктәптә (Хәйдәр Бигичев ур., 26) алып барыла. «Бу эшкә 150 психолог җәлеп ителде. Мәскәү коллегаларыма өстәмә рәвештә 40 һөнәри психолог җибәрелгәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәр гарызнамә буенча эш алып барыла. Моннан тыш, без укучылар яшәгән барлык фатирларны да йөреп чыктык. Шәхси эш алып барабыз. Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», – дип ышандырды ул. Республика башлыгы, ярдәм чаралары турында фикер алышу һәм аларның сорауларын тыңлау өчен, күпмедер вакыттан соң ата-аналар белән очрашырга әзер булуын белдерде.