Гүзәл Хөснетдинова сүзләренә караганда, әти-әниләргә тынычлыкны сакларга һәм балаларга вакыйгаларга җайлашырга вакыт бирергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Кичә мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә һәм педагогларына Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗигадән соң ашыгыч психологик ярдәм күрсәтелде. Якын арада фаҗига кагылган һәркем белән дәвамлы психологик эш оештырылачак. Балага фаҗигане кичерергә һәм психологик травманы җиңәргә ярдәм итү турында Казан Мэриясенең Instagram аккаунтында турыдан-туры эфирда «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгече Гүзәл Хөснетдинова сөйләде.
Бала үзен тыныч хис итсен өчен, ата-аналарның үзләренә тынычлык сакларга кирәк.
Хәзер ата-аналар балалар өчен «куркынычсызлык утравы» буларак тора, нәкъ менә аларда алар ярдәм һәм эчке тынычлык эзлиләр, дип аңлатты психолог. «Әлбәттә, нормаль тормышка кайту процессы җиңел булмаячак. Бала кайгының барлык этапларын узачак һәм үз яшенә карап төрлечә җавап бирәчәк, – дип билгеләде Гүзәл Хөснетдинова.
«Безгә сабыйлар вакыйгалар турында хәбәрдар түгел кебек тоелырга мөмкин, безгә үлем турында сөйләшергә теләмәү мөмкин, әмма бөтен нәрсәгә күзләрне дә капларга ярамый. Бу турыда сөйләшергә, сөйләргә кирәк, әмма конкрет түгел, ә гомумиләштереп. Балага үз куркуыгыз турында сөйләмәгез, аның нәрсә кичерүе турында күбрәк кызыксыныгыз», – дип киңәш итте психолог.
Балага җайлашу өчен вакыт бирергә, хис-кичерешләрне кичерергә һәм аларны кабул итәргә мөмкинлек бирергә кирәк.
Г.Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, 7-9 яшьлек баланың регресс чоры башлана ала. Ул күптән онытылган балалар гадәтләренә әйләнеп кайта ала, мәсәлән, яңадан тырнакларын кимерә, бармагын суыра башлый. Психолог сүзләренчә, баланы моның өчен һич тә ачуланырга ярамый. Аңа моны эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, ә соңрак ул үзе иске гадәтләрен онытачак.
Өлкән балалар барлыкка килгән куркулар аркасында мәктәпкә йөрүдән баш тартырга мөмкин. Белгеч билгеләп үткәнчә, ата-аналарга балага аңлатырга һәм куркынычсызлыкның барлык чаралары да көчәйтелгән булуын истә тотарга кирәк. «Әгәр бала кечкенә икән, ул төнлә ялгызы калырга яки мәктәпкә барырга куркырга мөмкин. Мондый мизгелләрдә аңа якынрак булырга тырышыгыз, мөмкин кадәр аның янында булыгыз, – дип киңәш итте психолог. - Аның белән телефоннан сөйләшегез, бергә йөриячәгегезне әйтегез. Әгәр ул теләми икән, аны шунда ук мәктәпкә барырга мәҗбүр итмәгез. Бу юл акрынлап булырга тиеш».
Балага җайлашырга һәм вакыйгалардан игътибарны читкә юнәлтергә ярдәм итәргә – рәсем ясау, фильм карау, спорт тәкъдим ителә.
Интернетта килгән мәгълүматны контрольдә тоту, аны рәсми чыганакларда тикшерү, балаларны һәм үзеңне негативтан чикләү мөһим.
Шулай ук әти-әниләргә ярдәмгә мәктәп психологлары һәм бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләре килергә әзер. «Әгәр сез бала белән ни эшләргә икәнен белмисез икән, башта бу темага психолог белән сөйләшә аласыз», – дип билгеләде Гүзәл Хөснетдинова.
Белгечләргә ярдәм кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны), +7(843)279-55-80 («Сердэш 129» кризислы медицина-психологик ярдәм күрсәтү).