В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тайм-менеджмент буенча тренинг «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында 22-нче октябрь көнне узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). 22-нче октябрьдә Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тайм-менеджмент буенча тренинг үткәрәчәк. Вакытны планлаштырырга ярдәм итүче техникаларга Казан әниләрен психолог Наталья Ипполитова укытачак.
Очрашуда катнашучылар үз вакытларын оештыруның төрле методикалары турында беләчәк һәм аларны дөрес кулланырга өйрәнәчәк. Тренингка килүчеләр инде дәрестә ук яңа белемнәрен гамәлдә сынап карый алачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Очрашу 12:00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фондында узачак. Бушлай катнашу өчен +7(843)236-65-61 телефон номеры буенча алдан язылу таләп ителә..
Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, фондка килгәндә битлекләрдән файдалану мөһим.