Очышлар атнага бер тапкыр каралган
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь). Казан – Сәмәрканд – Казан маршруты буенча даими пассажир авиарейсларын октябрь ахырында җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта Uzbekistan Airports матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Шәһәрләр арасында авиаэлемтә 2023 елның 30 нчы октябреннән башланачак дип планлаштырыла. Рейслар атнага бер тапкыр дүшәмбе көннәрендә даими рәвештә башкарылачак», - дип хәбәр иттеләр компаниядә.
Очыш вакыты бер якка 3 сәгать 15 минут тәшкил итәчәк.
Элегрәк KZN.RU Казан һәм Ташкент арасында тимер юл элемтәсен яңарту мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде.