В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Instagram социаль челтәрендәге техник өзеклекләр белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшинның Instagram дагы туры эфиры 3-нче сентябрьгә күчерелде. Бу Instagram социаль челтәрендәге массакүләм техник өзеклекләр белән бәйле.
Мэрның Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән интернет очрашуы 12:00 сәгатьтә Казан Мэриясенең Instagram дагы рәсми аккаунтында башланачак.
Илсур Метшинның булачак туры эфиры социаль челтәрдә дүртенче булачак, шуларның беренчесе агымдагы елның апрелендә булды. Казан Мэры шәһәр халкының сорауларына соңгы тапкыр июньдә җавап бирде. Ул вакытта ул төзекләндерү планнары, самокатларда хәрәкәт итүнең яңа кагыйдәләре, уңайлы мохит булдыру, велоинфраструктура һәм су белән тәэмин итүне нормальләштерү турында сөйләде, шулай ук этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерилизацияләү башлану турында игълан итте.