В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларны телефон аша шалтыратып, смс җибәреп, мобиль кушымта һәм социаль челтәрләр аша бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Владимир Путин белән ел саен үткәрелә торган туры линия махсус программасы 7 июньдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Тапшыруны “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24”, “ОТР” телеканаллары, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России”. Радиостанцияләре тапшырачак.
Дәүләт башлыгы илебезнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади өлкәләрендә, шулай ук халыкара хәл буенча гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Сорауларны телефон аша шалтыратып, смс яисә ммс-хәбәр җибәреп, тапшыру сайты һәм социаль челтәрләр аша бирергә мөмкин.
Туры линиягә мөрәҗәгатьләрне “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре кулланучылары җибәрә ала.
Моннан кала, эфир вакытында студия белән элемтәгә “Москва – Путину” һәм “ОК Live” мобиль кушымталарын кулланучылар да чыга ала.
Сораулар 27 май 8.00 сәгатьтән 7 июньдә тапшыру азагына кадәр кабул ителә. Актуль сораулар Президентка туры эфир вакытында биреләчәк, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү буенча бердәм үзәккә 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шәһәр һәм мобиль телефоннардан шалтырату – бушлай. Чит илдән +7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.
SMS һәм MMS-хәбәрләр рәвешендәге сораулар Россия элемтә операторларыннан 0-40-40 телефоны аша кабул ителә. Сорау тексты рус телендә һәм 70 билгедән артмаган булырга тиеш.
Сорауны шулай ук moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша да бирергә мөмкин.
27 майдан “Москва – Путину” рәсми мобиль кушымта аша да сорау биреп була.
7 июньдә тапшыру сайтында һәм Россия Иҗтимагый телевидениесы (ОТР) эфирында тапшыруны сурдотәрҗемә белән карап булачак.