В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр һәм республика ММЧ вәкилләренә төтен чыгу юлларына һәм вентканалларга техник хезмәт күрсәтү барышын күрсәттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль, Алсу Сафина). Казанда ел дәвамында газ колонкалары һәм яну камералары белән җиһазландырылган 2238 күпфатирлы йортның төтен суырту һәм вентиляция системалары торышын тикшерү планлаштырыла. Бүген матбугат туры барышында шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре төтен чыгу юллары һәм вентканалларга техник хезмәт күрсәтүнең барышын һәм ешлыгын, һава агымының тизлеге фатирда газ приборларын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен җитәрлек булуын белделәр.
Планлы тикшерү Бүген Нина Медведева фатирында узды, ул Сара Садыйкова урамындагы йортларның берсендә урнашкан. 1966 елда төзелгән 80 фатирлы йорт җылыту, салкын су белән тәэмин итү, газ казаннары белән җиһазландырылган. "Жилищник" Газ-вентиляция үзәге ҖЧҖ белгечләре йорттагы төтен юлларын һәм вентиляция каналларын техник яктан һәм агымдагы төзекләндерү белән тәэмин итә. Әлеге оешманың баш инженеры Сергей Ключников сөйләгәнчә, планлы тикшерү вакытында каналларда һәм төтен чыга торган урыннарда һава агымы тизлеге арттырыла. Моның өчен махсус җайланма – анемометр кулланыла, аның ярдәмендә шулай ук бинада һава температурасын билгеләргә мөмкин. Анемометр Нина Медведева фатирындагы төтен чыгу юлларында һава агымы тизлеге 1,3 м/с, вентканалда 1,7 м/с икәнен күрсәтте. "Бу газ приборларын киләчәктә имин эксплуатацияләү өчен җитәрлек", - дип билгеләде белгеч.
Аның сүзләренә караганда, вентканалда һава агымы булу-булмавын йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә - гадәти кәгазь бите ярдәмендә дә тикшерә ала: әгәр ул вентканал тәрәзәсе янында тыгыз торса, вентиляция эшли, төшеп китә икән, фатирда һава циркуляциясе белән проблемалар бар. "Бу да тикшерү ысулы булырга мөмкин, әмма җентекләп тикшерү өчен махсус приборларны куллану яхшырак. Анемометр фатирда газ җиһазларын эшләү өчен килүче һаваның җитәрлек булмавын билгеләргә мөмкинлек бирә", - дип өстәде Сергей Ключников, анемометрның теләсә кайсы контролерда булуын ассызыклап.
Һава агымының тиешле дәрәҗәдә булмаган очракта, тәрәзәне микроҗилләтү режимына күчерергә яки пластик тәрәзәләрдә махсус клапаннар урнаштырырга мөмкин. "Фатирда яшәүче өчен уңайлы булган барлык чаралар белән һава агымын оештырырга кирәк", – дип билгеләп үтте белгеч.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең исле газ белән агулану очраклары сирәк күренеш түгел. Әйтик, агымдагы елның 1,5 аенда гына да Казанда шундый 6 очрак теркәлгән, 15 кеше зыян күргән. Чагыштыру өчен - узган елда шундый 4 очрак булган, җылыту газы белән агулану аркасында 18 кеше зыян күргән. Шул ук вакытта иң куркыныч чор булып нәкъ менә кышкы айлар санала, чөнки бу вакытта фатирларда тәрәзәләр күп вакыт ябык тора.
Бу очракларның барысы да янгынның ачык камералары булган газ колонкасы белән җиһазландырылган фатирларда булды, ә агулануның төп сәбәбе - газ җиһазлары эшләгәндә һаваның тиешле циркуляциясе булмау. Элек фатирларда агач тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган һәм һава, табигый вентиляци тәэмин итеп, ярыклар аша эләгә торган булган. Заманча җылы һәм тавыш изоляцияләүче пластик тәрәзәләр һәм ишекләрнең икенче ягы бар - тиешле һава агымының булмавы. "Иске шәһәр" Идарә итүче компаниясенең баш инженеры Руслан Фатыйхов сөйләгәнчә, Сара Садыйкова урамы буенча 7-нче номерлы йортларда һәр кухняда тәрәзә астында һава агымы клапаннары каралган. Мондый өчпочмакларны йорт фасадында күрергә була. Әмма биредә яшәүчеләр еш кына ремонт вакытында бу клапаннарны эчке штукатурка белән тутыра, обойлар ябыштыра, бу шулай ук фатирга һава агымын боза.
Квартал саен тикшерүләр белән беррәттән төтен чыгу юлларына һәм вентканалларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча белгечләр йортта яшәүчеләргә идарәче компаниядә калдырылган гариза буенча килергә мөмкин. Гаризалар шулай ук "Ачык Казан" системасына кабул ителә. Быел вентиляция һәм төтен чыга торган юлларның төзек булмавына казанлылар 1081 тапкыр зарланган, шул ук вакытта 2018 елның шушы категориясе буенча системага 708 мөрәҗәгать кергән (5084 – 2018 ел дәвамында).
Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин быел вентиляцион каналларга һәм төтен юлларына аерым төр хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонтларга бүлеп бирү турында карар кабул ителүен искәртте. Ул үз эченә төтен юлларына инструменталь тикшерү үткәрү, аларны даими тикшерү, агымдагы һәм авария хәлендәге ремонтлауны алачак. 1 июльдән Казанда вентиляцион каналларга һәм төтен чыгару юлларына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт өчен бер квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым тариф урнаштырылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр әлеге хезмәтләр күрсәтү тарификацияләнмәде, вентиляцион каналларга һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бинаның башка элементларын ремонтлау күләменә зыян китереп башкарылды.
Шул ук вакытта түләү күләме муниципаль торакны яллаучылар һәм милекчеләр идарә итү ысулын сайламаган һәм үз мөлкәтен карап тоту өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән йортлар өчен раслана. Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре Башкарма комитет раслаган тарифлар белән килешмәгәндә, үз йортлары өчен түләү күләмен кирәкле хезмәтләр исемлеге белән билгеләргә мөмкин.
Газ колонкалары һәм яну камералары белән җиһазланган ике контурлы казаннар белән җиһазландырылган 2238 күп фатирлы йорт аеруча куркыныч тудырганга күрә, барыннан да элек нәкъ менә алар тикшереләчәк. Бу эш якынча 1 ел дәвам итәчәк, дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Тикшерү нәтиҗәләре буенча йә каналларны ремонтлауны оештыру, яки кайнар су әзерләү өчен ИҖП газ колонкаларын алмаштыру буенча карарлар кабул ителәчәк.
"Без гражданнарның имин яшәвен тәэмин итәргә исәп тотабыз", - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.