Чараның яңа датасын оештыручылар соңрак игълан итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 10-нчы августта Кабан күле яр буенда үткәрелергә тиешле «КультТорг» чарасы кичектерелә. Чараны үткәрүнең яңа датасы турында соңрак игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «КультТорг» чарасында икенчел чимал җыю һәм кием җитештерүнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысына багышланган тематик викторина үткәрү планлаштырылган иде.