Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2023, 13:44

Казанда веломаршрутларның озынлыгы 39 км тәшкил итте

Горький шоссесын реконструкцияләгәннән соң тагын 13,5 км велосипед юллары төзекләндереләчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган велоинсфраструктура үсеше турында сөйләде.

«Кремль дамбасы буйлап ясалган маршрут бу елның энҗесе булды. Ул үз эченә велосипед юлы, ял итү, балык тоту урыннарын ала. Татарстан рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улына рәхмәт: без аны бергәләп ачтык. Шәһәрдә веломаршрутларның озынлыгы 39 км тәшкил итә. Ә беренче боҗралы велосипед маршруты булып Кремль, Театр, Дзержинский урамнарын тоташтыручы биш километрлы участок тора. Без аны 2015 елда ачтык», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.

Ул шулай ук быел Горький паркының керү төркеменнән Ершов урамында һәм «Светлая долина» паркында велосипед юллары барлыкка килүен искәртте. Моннан тыш, ике тәгәрмәчле транспорт өчен дүрт километрлы участок Вознесение трактының беренче чиратында барлыкка килде (икенче чират ачылганнан соң гомуми озынлыгы 7 км тәшкил итәчәк), һәм 9,5 км Горький шоссесы дублеры буенча ясадылар.

«Горький шоссесын реконструкцияләгәннән соң тагын 13,5 км велосипед юллары булачак, шуңа күрә әкренләп җәмәгать киңлеген төзекләндерү белән велосипед маршрутларын арттырабыз һәм шәһәрне төзекләндерәбез», – дип ассызыклады шәһәр Мэры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.11.2023
Видеорепортаж
13.11.2023 12:26
2023 елда Казанның иң кыйммәтле төзекләндерү проекты аталды
Барлык яңалыклар