Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2023, 10:59

Татарстанда янгынга каршы режим 25 нче декабрьдән гамәлгә керәчәк

Пиротехник эшләнмәләр куллануга чикләүләр кертелә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). Татарстанда 25 нче декабрьдән махсус янгынга каршы режим гамәлгә керәчәк. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә пиротехника куллануга чикләүләр киләсе елның 8 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Тиешле карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Документ нигезендә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда республикада 1-3 куркыныч класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгал утларыннан, хлопушкалардан тыш) куллану тыела. Чикләүләр түбәндәге чикләрдә урнашкан территорияләрдә гамәлдә булачак:

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта;

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр ераклыкта;

Күп фатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта.

ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары 30 һәм 500 метрлы зоналарда пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелган өстәмә объектлар исемлеген билгеләргә хокуклы.

Халык үз чиратында махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда пиротехник эшләнмәләрне рөхсәтсез куллану очраклары турында ашыгыч оператив хезмәтләргә (112, 01, 02) хәбәр итә ала.

Барлык яңалыклар