В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшүсмерләр тегү, бәйләү, балта остасы, эретеп ябыштыру серләренә төшенәчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Дәресләрдә Казан яшьләрен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтәчәкләр. Яшүсмерләргә сантехника, балта остасы, электрика, эретеп ябыштыру нигезләре, тегү, бәйләү, шулай ук өстәл әзерләү һәм җыештыру юнәлешләре тәкъдим ителә. Остаханәләр 15:30 сәгатьтә эшли башлый. Теләге булган яшьләрне Габишев урамы, 14а адресы буенча көтәләр.
Чарада катнашу өчен социаль челтәрдәге «Модуль» клубы төркеме хәбәрләрендә гариза калдырырга кирәк.