Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре булып аларның ата-аналары, опекуннары, попечительләре, уллыкка алучылары тора.
Фото: Марат Мугинов
Мәгариф турындагы федераль законның 28 маддәсенең 7-нче өлеше нигезендә мәгариф оешмасы белем бирү процессы вакытында укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Бала тәрбияченең җаваплылыгы астына ата-аналар аны кулдан-кулга тапшырган вакытта гына күчә һәм шул ук рәвешле ата-ана җаваплылыгына кире кайта.
Кануннар тарафыннан баланы балалар бакчасыннан алырга хокуклы затларның төгәл исемлеге каралмаган. Шуңа да карамастан, тәрбияченең моңа тиешле вәкаләтләре булмаган чит кешеләргә (апалары, абыйлары, күршеләре, дус кызлары һ.б.) баланы бирү хокукы юк, чөнки белем бирү оешмасыннан читтә балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны аларның законлы вәкилләре генә тота. РФ Гражданлык кодексының 28 маддәсе, Гаилә кодексының 64 маддәсе нигезендә, балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре булып ата-аналар, опекуннар, попечительләр, уллыкка алучылар тора.
Әмма әгәр дә ата-аналар баланы балалар бакчасыннан мөстәкыйль рәвештә ала алмасалар, алар моны үз вәкилләренә ышанып тапшыра алалар. Мондый мөмкинлек белем бирү оешмасының (балалар бакчасы) локаль норматив актлары, шулай ук баланың законлы вәкиле тарафыннан төзелгән белем бирү турындагы шартнамә белән каралырга мөмкин.
Килешүдә балигъ булмаган баланың законлы вәкиле тарафыннан ул баланы балалар бакчасыннан алырга ышанган затлар даирәсе билгеләнергә мөмкин. Шул ук вакытта күрсәтелгән затлар балигълык яшендә булырга тиеш, чөнки Гражданлык кодексының 21 маддәсе нигезендә, гражданның хокукка сәләтлелеге балигъ булу белән тулы күләмдә барлыкка килә. 16 яшькә кадәр балаларның гамәлләре өчен аларның әти-әниләре җаваплы, ә 16 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр өлешчә генә эшкә сәләтле дип санала.