Белгечләр биш адымнан торган алгоритмны үтәргә киңәш итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Банк карталары, түләү чарасы буларак, шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелегенең тормышына ныклап кереп калды. Бу, үз чиратында, караклык һәм банк карталарыннан акча урлау очракларының артуына китерде. Җинаятьчеләр даими рәвештә карталар хуҗаларын алдауның яңа ысулларын уйлап таба. ТР прокуратурасы казанлыларга акчаларны санкцияләнмәгән күчерү очрагында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында төп киңәшләрен бирә.
Акчалар картадан күчерелгәндә, беренче чиратта, әлеге операциянең элегрәк карта хуҗасы тарафыннан эшләнмәгәнлегенә инанырга кирәк. Мисал өчен, банк картасы ярдәмендә сатып алуны башкарганда кайвакыт акчалар шундук күчерелми, ә бары тик счетта гына блоклана. Фактта күчерү берничә көн дәвамында бара. Әмма сатып алу датасыннан акча күчү датасына кадәр озаграк вакыт, кайвакыт ике-өч атнага кадәр уза торган очраклар да була. Шулай ук үткәрелгән операцияләр турында смс-хәбәрләрнең техник сәбәпләр аркасында берничә сәгатькә тоткарлыклар белән килүе, шулай ук кирәксез шик тудыру очраклары да була.
Әгәр шулай да акчаларны санкцияләнмәгән күчерү булса, кичекмәстән банкның контакт-үзәгенә шалтыратырга кирәк. Банкны картаны югалткан яки аны файдаланган очракта, банктан операцияләр турында хәбәр алынган көннең икенче көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк («Милли түләү системасы турында» 161-ФЗ законның 9 нчы маддәсенең 11-нче өлеше). Контакт-үзәк телефоны картаның арткы ягында һәрвакыт күрсәтелгән.
Контакт-үзәк операторы карта хуҗасыннан кайбер гамәлләрне башкаруын сорарга мөмкин. Бу очракта аның инструкцияләрен үтәргә һәм банк картасын блоклаудан баш тартмаска тәкъдим ителә, чөнки бу башка санкцияләнмәгән операцияләр куркынычын булдырмаячак.
Әгәр сезнең карта белән хокукка каршы операцияләр кылуда шик бар икән, аерым алганда, мошенниклык, полициянең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм җинаять кылыну факты буенча җинаять эше кузгатуны сорап гариза язарга кирәк (РФ Җинаять кодексының 159.3 маддәсе; РФ Җинаять-процессуаль кодексының 141 маддәсенең 2 өлеше, 144 маддәсенең 1 өлеше).
Банкка җитештерелгән операцияләр белән килешмәү турында гариза банк тарафыннан бирелгән формада яки ирекле формада төзелергә мөмкин. Банк соравы буенча гаризага өстәмә документларны (мәсәлән, җинаять эше ачу турындагы карарны) беркетергә кирәк.
Кайчакта картадан акча күчерү техник өзеклекләр аркасында килеп чыга. Мәсәлән, операция ике мәртәбә кабатланырга мөмкин, әгәр сезнең картадан сатып алулар түләгәндә бер үк сатучы адресына ике бертөрле сумма язылган булса яки сатып алган вакытта терминал хата/кире кагу турында чек биргән, ләкин акча барыбер алынган булса. Бу очракта гаризага чекларыгызны беркетергә кирәк.
Шуннан соң банк тарафыннан дәгъваларны карау нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Банк тарафыннан дәгъва карау срогы - аны алган көннән алып 30 көннән дә артык түгел, ә халыкара операцияләрне башкарганда - 60 көннән дә артык түгел. Уңай хәл ителгәндә акчалар банк картасы счетына яисә гаризада күрсәтелгән башка счетка кайтарылачак. Тискәре карар кабул ителү очрагында баш тартуның нигезе аңлатылырга тиеш. Хуҗаның таләбе буенча дәгъваларны карау нәтиҗәсе язма рәвештә бирелергә мөмкин.
Әгәр акча банк картасыннан банкның гаебе белән хуҗаның ризалыгыннан башка күчерелгән булса, килешүдә каралганча, банк счетындагы акчалардан файдаланган өчен биреләчәк процентлардан тыш, ул акчаларны хокуксыз тоткан өчен процентлар түләү турында банкка карата таләп белән (РФ Гражданнар кодексының 11 маддәсенең 1 пункты, 395 маддә, 856 маддә) судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.