Мондый очракта иң мөһиме – чокырның зурлыгын һәм зыянның характерын дөрес билгеләү.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Казан прокуратурасы искәртеп узганча, машина юл чокырына эләгү сәбәпле ватылган икән, машина йөртүчегә җирле администрациягә мөрәҗәгать итәргә һәм юлның сыйфаты өчен нинди оешма җаваплы икәнен белергә кирәк. Шуннан соң автосөючеләр зыянны бәяли һәм җаваплы кешегә аны кире кайтаруны таләп итеп, дәгъва җибәрә. Әгәр җавап килмәсә яки шоферга кире каксалар, аңа судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очракта иң мөһиме – чокырның зурлыгын һәм зыянның характерын дөрес билгеләү.
Машина чокырга эләккәндә, шофер аварийканы кабызырга, яктылыкны кире кайтара торган жилет кияргә (көннең караңгы вакытында шәһәрдән читтә), аварияле тукталыш билгесен куярга һәм вакыйга урынын карарга тиеш. Машинадан чыкканда, шоферга юлда башка машиналар булмавын тикшерергә кирәк.
Аннары машина хуҗасы ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга һәм вакыйга урынын фотога төшерергә тиеш. Фотода автомобиль һәм аның зыян күргән урыннары, авария булган урам яки җирлек, юл билгеләре һәм юл өстендәге тамгалар яхшы күренергә тиеш. Шулай ук шофер юлдагы чокырның тирәнлеген, биеклеген һәм озынлыгын үлчәргә, аларны линейка яки рулетка белән фотога төшерергә тиеш. Әгәр чокырның зурлыгын билгеләргә бернәрсә дә булмаса, моны сезнең өчен эшләячәк полицейскийны көтегез.
Әгәр машина үтеп йөрүчеләргә комачаулый икән, аны юлдан алып куярга кирәк. Шулай ук машина йөртүчегә авария шаһитларының фамилияләрен һәм исемнәрен язып кую зарур, алар алга таба юл-транспорт һәлакәтләре хезмәткәренә үз аңлатмаларын бирә ала.
Вакыйга урынында полиция хезмәткәре башта авария схемасын төзиячәк, анда:
юл участогы, урамнар, авария булган торак пункт;
коймалар, тротуарлар, газоннар, биналар (булган очракта);
юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобильнең урнашуы, тормозлау эзләре, зарарланган детальләр һәм кисәкләр урнашуы;
юл чокырының зурлыгы (озынлыгы, киңлеге, тирәнлеге) күрсәтеләчәк.
Әгәр дә автосөюче юл-транспорт һәлакәте схемасы белән килешмәсә, имзалаганда үз фикерләрен әйтә ала. Шуннан соң ЮХИДИ инспекторы авария урынын фотога төшерә яки видеога төшерә, шофердан һәм шаһитлардан сорау ала. Аңлатмалар язма рәвештә төзелә, документ полиция хезмәткәрендә кала.
Шулай ук юл-патруль хезмәте хезмәткәре юл җитешсезлекләре турында акт һәм зыян күргән автомобиль хуҗасына карата эш кузгатудан баш тарту турында акт төзиячәк, бу зыянны каплауда мөһим дәлил булып хезмәт итәчәк.