Кирәк булса укучы ата-анасына дәресләр арасындагы тәнәфес вакытында шалтырата ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Казан прокуратурасы укучыларга мәктәптә телефоннардан файдаланырга мөмкинме-юкмы икәнен аңлата.
Мәгариф турындагы федераль законда укучыларның белем бирү оешмасында гаджетлардан файдалана алу һәм алмавы турында бернинди дә нигезләмә юк. Башкача әйткәндә, нинди дә булса чикләүләр юк.
Әмма СанПиНга мөрәҗәгать итсәк, белем бирү максатларында кәрәзле телефоннар һәм башка гаджетлар куллану каралмаган. Димәк, дәресләрдә укытучы һәм укучы мобиль элемтә чараларыннан файдаланырга тиеш түгел.
Әгәр төрле видео материаллар яки документлар күрсәтү кирәк булса, билгеләнгән таләпләргә туры килгән интерактив такталар, сенсор экраннар, компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар кулланырга рөхсәт ителә. Дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә укучылар ата-аналарына шалтырата яки үзләре өчен кирәкле мәгълүматны төрле гаджетлар кулланып таба алалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф оешмалары еш кына локаль норматив актларда мобиль чаралардан файдалану кагыйдәләрен бозган укучылардан телефоннарны алу хокукын ныгыталар. Әмма мондый нигезләмәләр Россия Конституциясенең 35 нче маддәсенең 3 нче өлешенә каршы килә, анда «Кешеләр үз мөлкәтеннән суд карары буенча гына мәхрүм ителә ала» дип күрсәтелә.