Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2023, 10:07

Казан прокуратурасы ягу сезоны тәмамлану датасы ничек билгеләнгәнен аңлата

Җылылык бирү 5 көн дәвамында һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градустан югарырак торганда туктатыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Казан прокуратурасы халыкка ягу сезонының башлану һәм тәмамлану даталары ничек билгеләнүен искә төшерә.

Җылылык бирү РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 нчы маендагы 354 нче номерлы карары белән расланган Күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә көйләнә.

Документ нигезендә, әгәр торак биналарга җылылык энергиясе үзәкләштерелгән челтәрләр буенча бирелә икән, ягу сезонының башлану һәм тәмамлану вакытын җирле үзидарәнең вәкаләтле органы билгели. Көнлек уртача һава температурасы 5 көннән артык +8 градустан артык торганда җылылык бирү тәмамланырга тиеш.

Әгәр үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү булмаса, ә җылылык гомуми милеккә караган җиһазлар ярдәмендә бирелә икән, ягу сезонын торак биналарның хуҗалары билгели. Әгәр алар карар кабул итмәсәләр, моны вәкаләтле орган эшләячәк.

Җылылыкны вакытында сүндермәү яки җылылыкны вакытыннан алда бирү белән бәйле дәгъваларны яшәүчеләр җирле үзидарә органнарына яки ТР Дәүләт торак инспекциясенә бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда ягу сезоны вакытыннан алда – 12 нче сентябрьдә башланды. Беренче чиратта балалар бакчалары һәм шәһәрнең башка социаль учреждениеләре җылылык белән тәэмин ителде.

Барлык яңалыклар