Иҗади ярышта Казаннан сүз һәм көй авторлары, башкаручылар, иҗат коллективлары катнаша ала.
Фото: grinlandia.ru
Быел конкурс читтән торып ике этапта узачак. Аларның беренчесе 15-нче ноябрьдә старт алды һәм киләсе елның 30-нчы апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча жюри конкурс дипломантларын билгеләячәк. Сүз уңаеннан, артистларны бәяли торган экспертлар арасында автор-башкаручы Сергей Трофимов (Трофим) һәм шагыйрь-җырчы Александр Шаганов та бар.
Икенче этап кысаларында конкурс лауреатларын билгеләү планлаштырыла. Моннан тыш, онлайн-тавыш бирү юлы белән «Халык җиңүчесе» сайланачак. Быел ике махсус номинация барлыкка килде: «Яшьләр остаханәсе» (35 яшькә кадәрге авторлар һәм башкаручылар өчен) һәм «Иосиф Кобзон репертуарыннан җырны иң яхшы башкару» номинацияләре.
Конкурсның ахыргы нәтиҗәләре 2021 елның 31-нче маенда билгеле булачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар, шулай ук «Гринландия» фестиваленең төп сәхнәсенә Россия эстрадасы йолдызлары һәм автор җырын иң яхшы башкаручылар катнашында йомгаклау гала-концертында чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.
Конкурста катнашу өчен, номинацияне һәм аудио-, видео- яки конкурс әсәре булган текст файлын күрсәтеп, гариза әзерләргә кирәк. Материаллар grinlandia-kirov@mail.ru электрон почтасы яки «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Гринландия» паблигында кабул ителә. Тулырак мәгълүматны конкурс турындагы нигезләмәдә яки сайтта табарга була.