Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2025, 10:28

«Саумы, Казан!» бәйгесендә җиңгән 16 кешенең әсәрләре Казан турында шигъри җыентыкка кертеләчәк

Бәйгегә Россия һәм чит ил авторларыннан 300 дән артык гариза кабул ителгән

Денис Гордийко фотосы

Киләсе атнада, 16 декабрьдә, Казан рестораннарының берсендә «Саумы, Казан!» шигърият бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Бәйгегә 300 дән артык гариза кабул ителгән – жюри әгъзалары Татарстан башкаласына багышланган иң яхшы 16 әсәр авторын сайлап алган. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак, аларның әсәрләре шигъри җыентыкта бастырылачак.

Бәйгедә катнашучыларны шәһәр журналларының баш мөхәррирләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм республиканың әдәби премияләре лауреатлары бәяләгән. Эксперт жюри Татарстан төбәкләреннән килгән эшләр белән беррәттән, Россиянең төрле почмакларыннан – Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Сочи, Уфа, Пермь шәһәрләреннән килгән язмаларны да тикшергән. Бәйгегә шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Иран авторлары гариза юллаган.

Катнашучы шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләрен төп ике номинациядә: «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма» юнәлешендә тәкъдим иткән. Бәйгедә катнашучылар өстәмә рәвештә яшь төркемнәре (18 яшьтән 35 яшькә кадәр, 35 яшьтән алып) һәм әсәрләрнең язылу теле (рус һәм татар телләре) буенча бүленгән.

Рус телендә язылган «Казан турында шигырьләр циклы» номинациясендә беренче урын Мәскәү кызы Евгения Фәхретдиновага һәм Сочи кызы Валентина Партинага бирелгән. Татарча иң яхшы эшләрне Казаннан Дания Нәгыйм һәм Татарстанның Әтнә районыннан Гөлүсә Батталова тәкъдим иткән.

Рус телендә язылган «Казан турында поэма» номинациясендә беренче урынны Казаннан Марина Черемисова һәм Яр Чаллыдан Лилия Гыйбадуллина яулаган. Махсус бүләк Казан шагыйре Рифат Сәлаховка тапшырылган.

Жюри иң яхшы 16 авторны сайлап алган, аларга, номинацияләренә карап, 20 меңнән 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк тапшырылачак. Гомуми приз фонды 1,6 миллион сумны тәшкил итә.

Җиңүчеләрнең иң яхшы әсәрләре Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгында басылып чыгачак. Әсәрләр җыентыгының макеты әзерләнгән инде. Тиздән җыентык типографиягә җибәреләчәк һәм басылып чыгачак, дип хәбәр итә шәһәрнең тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Саумы, Казан!» бәйгесендә декоратив-гамәли сәнгать осталары көч сынашкан иде. Меңьеллык Казанның риваятьләре һәм мифлары төп тема итеп сайланды. Бәйгедә 13 кеше җиңү яулады. Тагын җиде кешегә махсус бүләк тапшырылды.

Барлык яңалыклар