Туган якны өйрәнүче – авторлык маршрутларын эшләү, туристлар арасында популяр булган мифлар һәм ясалма интеллектның ни өчен гидларны алыштырмавы турында сөйләде.
Фото: Марк Шишкинның шәхси архивы
Экскурсовод булып күптән эшлисезме, юлыгыз кайдан башланды? Шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү белән кызыксыну кайчан барлыкка килде?
Белемем буенча тарихчы мин, ләкин тормыш юлы тарихи фәннән бик ерак алып китте. Шулай да төрле сюжетларны өйрәнү, тикшерү һәм ачу ихтыяҗы калды. Шуңа күрә мин башта хобби буларак туган якны өйрәнә башладым. Казан минем өчен – туган шәһәрем. Һәрбер урам һәм һәр йорт турында күбрәк белергә теләдем. Буш сәгатьләремне «Лобачевка» һәм Милли китапханәдә үткәрдем, мөмкин булган онлайн-ресурсларны тикшердем. Шәһәребезне дусларыма, хезмәттәшләремә һәм эш буенча партнерларыма күрсәттем. Аннары болар барысы да хоббидан керем китерә торган даими эшкә әйләнде. Мин Казан Кремленнән башлап барлык кирәкле аккредитацияләрне алып, экскурсоводның стандарт юлы белән барырга кирәк дигән карарга килдем.
Белгәнебезчә, сез авторлык экскурсияләрен үткәрәсез. Аларны оештырырга нәрсә илһамландырды?
Бу 2016 елда башланды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары белән бергә Яңа Татар бистәсен һәм Бишбалтаны өйрәнү өстендә эшләгән дустым Айрат Фәйзрахманов миңа: «Әйдә, Казан үзәгенә берәр гадәти булмаган тема белән керик әле?» - диде. Һәм шулай итеп шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан, безнең көннәргә кадәр сакланмаган сулыклар буенча беренче экскурсия туды. Моңа Печән мәйданы янындагы Тихвин күле, «Кольцо»дагы Гузеево күле, Ленин бакчасы урынындагы Ак күл һ.б. керә. Экскурсияне мин вакыт-вакыт әле дә алып барам.
Ничә проект тормышка ашырылды инде? Хәзерге вакытта нинди экскурсияләр өстендә эшлисез?
Әгәр барлык маршрутларны да алсак, якынча уннан артык. Моңа «Өч тау» да, Кабан күле тирәсендә сәяхәт тә, 1917 елдагы Казанда булган революция буенча ел саен кабатлана торган экскурсияләр дә керә. Һәр маршрутны эшләгәндә, төрле мәгълүматны вакытлы матбугаттан, әдәбияттан, архив документларыннан, фотосурәтләрдән һәм үз хатирәләребездән алырга туры килә.
Иң соңгы тормышка ашырылган проект – Юнысов мәйданы буенча маршрут. Хәзер, салкын булганда, Казанның бөек мэры турында «Сергей Дьяченко төзегән шәһәр» маршруты буенча автобус төркемнәрен йөртәм, ул XIX гасырның соңгы ун еллыгында безнең шәһәргә тимер юл үткәрә, берничә шәһәр бакчасы оештыра һәм тагын бик күп файдалы эшләр башкара. Хәзер берничә тикшеренү темасы алып барам. Әзер булгач, алардан да яңа экскурсияләр ясап булачак. Ә җылы сезон килеп җитү белән барлык маршрутлар буенча «җәяүле сәфәрләр» үткәрәчәкмен.
Марк Шишкиннан туристлар өчен Казандагы иң яхшы 5 урын
Горький урамы – яхшы сакланган тарихи мохитле җанлы һәм торак үзәк, анда йөрергә дә, ашарга да мөмкин.
Фукс бакчасы – шулай ук чын җанлы үзәк, иске һәм яңа шәһәр күренешләре белән матур панорама мәйданы.
Апанай мәчете. Биредә Күл буе мәдрәсәсе бинасы һәм Күнче урамы урнашкан, алар Иске Татар бистәсенең туристлык зонасыннан ике адым ераклыкта урнашкан, әмма бирегә бөтен кеше дә барып җитми. Бу кызыксынучылар өчен эксклюзив.
Петропавловск соборына барырга кирәк. Минемчә, Казанның иң матур бинасы, анда җирле сюжетлар һәм Россия тарихы турында да сөйләргә мөмкин.
Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалды. Яңа ел каникулларында ясалган чыршы шәһәрчеге – могҗиза. Кремльнең җәйге сезонга әзерләнүен көтәм.
Туристлар сезгә нинди гадәти булмаган сораулар биргәне бар?
Кайбер сораулардан соң чыннан да югалып калган вакытлар була. Тик минем рейтингта югары баскычны шундый вакыйга били: кунаклар Россия буенча автомобильдә сәяхәт итә һәм, Казанга килгәч, Набережная урамында торак броньларга уйлыйлар. Әлеге исемдәге урам шәһәрнең үзәгендә елга буенда урнашкан булуы мантыйклы бит? Зур Идел, Казансу елгасының үзәнен үзгәртү һәм Набережная урамының, шәһәр үзәгендә түгел, елганың иске үзәнендә урнашуы турында белмиләр. Шундый очракларда әлеге үзгәрешләрне дә сөйләргә сәбәп туа.
Казан турындагы нинди мифларны бетерергә туры килде? Әле дә манарадан ташланган Сөембикә турында сорыйлармы? Яисә Кабан күле астындагы хәзинә турында?
Шәһәрнең меңьеллыгына кадәр төзелеп бетмәгән Баумандагы җир асты сәүдә галереясы – XVIII гасырда Бөтендөнья су басуы дигән теория тарафдарларының яраткан сюжеты. Суыткычлар уйлап табылганчы тирән баз куллану, 1774 елгы янгыннан соң шәһәрне тамырдан яңадан планлаштыру турында аңлатырга кирәк булгалый. Кемнәрдер һәм ни өчендер өрәкләр турында бер типтагы хикәяләр уйлап чыгарган. Йортларның чын тарихын рухларсыз да кызыклы итеп сөйләп була. Ә менә үткәннәрдә, документларда булган куркыныч хикәяләрне мин һәр экскурсантка да сөйләмәс идем. Барлык кешеләр да чын явызлар яки аварияләр турында тыңларга әзер түгел. Һәм бу аңлашыла да.
Сөембикәнең манарадан ташлануы һәм Кабан күле төбендәге хәзинәләр – алтын классика! Ләкин кешеләр хәзер бик күп сәяхәт итәләр, аларга һәр урында төрле могҗизалар турында күп сөйлиләр. Биек манара һәм матур кызның фаҗигале язмышы белән ассоциатив рәт бездә генә түгел. Легендалар, дөрес кулланылса, экскурсоводның яхшы дуслары. Сөембикәнең реаль тарихыннан этәрелеп, Алтын Урдадан чыккан дәүләтләр тарихына популяр экскурс ясарга була. Күл төбендәге хәзинәләр турындагы миф Тукайның «Яңа Кисекбаш» поэмасындагы ирониясен искә төшерү өчен яхшы сәбәп.
Кем белән ешрак эшлисез – казанлылар яки туристлар беләнме? Җирле халык шәһәребезне һәм аның тарихын ни дәрҗәдә яхшы белә? Сезнеңчә, аны өйрәнүгә кызыксыну ничек уятып була?
Казанлылар белән дә, шәһәр кунаклары белән дә бер үк дәрәҗәдә эшлим. Башкаланың тарихы турында безнең халык яхшы белә. Дөресрәге, Казан тарихын белүчеләр даирәсе шактый киң. Бездә әлеге культура бар. Тагын бер нәрсә –шәһәр тарихында әлегә кадәр беркем дә җитди дәрәҗәдә тикшермәгән күп өлкәләр бар. Берничә ай элек Алексей Иванович Клочков белән телефон аша бер сәгать чамасы Иван Афанасьевич Михляевның, Петр I тарафыннан казна фабрикасы тапшырылганчы, үз сукно фабрикасы булу-булмавы турында фикер алыштык. Ягъни барлык туган якны өйрәнүче белгечләр белән элемтәдә торам. Тикшерүчеләр дә бар, басмалар да бар. Тик менә, әйтик, Казан Адмиралтействосында кораб төзелеше тарихы буенча күзәтү китабы 2014 елда гына чыкты. Моңа кадәр ничек яшәгәнбез икән без? Яисә Яңа Татар бистәсе тарихы булган 300 битле китап табарга тырышыгыз. Анда кемнәрнең йортлары булган, анда яшәүчеләр нәрсә эшләгән, кибетләр һәм кече сәүдә йортлары булганмы, төзекләндерү ничек барган? Андый китап юк. Димәк, академик тикшерүчеләр һәм туган якны өйрәнүчеләр өчен эш җитәрлек.
Сез үзегез экскурсияләрдә (Казан буенча, башка шәһәрләрдә) еш буласызмы? Хезмәттәшләрегезнең эшен профессиональ яктан бәялисезме?
Кая да булса барганда ким дигәндә бер экскурсия булса да алам. Алдан ук кызыклы әңгәмә оештырып була торган экскурсоводны сайларга тырышам. Аны тыңлаганда, барысын да Казан белән чагыштырам: «ә менә бу безнең «Черек күл» кебек икән».
Татарстанда сәяхәт итү өчен иң яраткан урыннарыгыз нинди?
Алабуга буйлап йөрергә, андагы тәрәзәләргә һәм иске кибетләрнең ишекләренә карарга яратам. Биредәге тарихи мохитнең мәңге саклануын теләр идем. Седмиозер монастыре тирәсендә матур табигать. Ләкин минем яраткан формат – зур юллардан бик еракта урнашкан урыннарга бару. Кызганычка каршы, хәзер моның өчен вакыт аз. Биредә минем фаворитларым – Теләче районындагы Иске Җөри, Әбде һәм Шармаш авыллары. Элек анда үзем генә йөри идем, соңыннан махсус экскурсия уйлап таптым, инде ике төркем җыя алдык. Сез XVI гасырга караган гарәп язулары белән таш яки эрбет белән иске бар бакчасын күрергә телисезме? Анда барысы да бар.
Сезнеңчә, экскурсовод һөнәрен нинди киләчәк көтә? Аудиогидлар яки робот-экскурсоводлар чын кешене алыштыра аламы?
Экскурсовод һөнәре беркая да югалмаячак. Үз-үзен өйрәтүче ясалма интеллект булдырырга мөмкин, ул китап артыннан китап укыячак, ачык лекцияләргә йөриячәк, шәһәрнең яңа урыннарын даими өйрәнәчәк – тулаем алганда, чын экскурсоводлар эшләгән эшнең барысын да эшләячәк. Ләкин бу бик кыйммәт булыр дип уйлыйм, һәм мондый ясалма интеллектлы продукт өчен һәркем дә түли алмаячак. Үз-үзеңне даими үстерү экскурсоводны алыштыргысыз белгеч итә.
Фото: Марк Шишкинның шәхси архивы