Программа елга тирәсендәге территорияләрне активлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен хуплауга һәм экологик агартуга юнәлдерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Казансуны үстерү стратегиясе командасы мәдәни һәм спорт вакыйгалары сериясен башлап җибәрә. Программа елга тирәсендәге территорияләрне активлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен хуплауга һәм экологик агартуга ярдәм итә.
18 нче декабрьдә булачак «Спорт» паркы территориясендә ТР башкаласы халкы чаңгыда йөри алачак. Дөрес шуу техникасын инструктор Андрей Семенов үзләштерергә ярдәм итәчәк, ә территориянең табигый үзенчәлекләре һәм биологик төрлелеге турында экскурсовод Антон Бортяков сөйләячәк.
Чара 11:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» белән Су спорт төрләре сарае арасындагы мәйданда башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
22 нче декабрьдә «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасында шәһәрдә 4 метр биеклектәге беренче экологик чыршы ачыла. Аны эшкәртелгән икенчел чималдан ясаганнар. Материаллар буларак казанлылар «Әйе, мишура!» акциясе кысаларында җыйган 460 кг җитештерү калдыклары һәм мишура гранулалары кулланылган.
Экочыршыны Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы белән берлектә Danaflex компаниясе урнаштырачак. Ачылу 18:00 сәгатьтә булачак.
24 нче декабрьдә Казан халкын скандинавия таяклары белән спорт йөреше көтә. Теләге булганнар булачак экопарк – Рус-Алман Швейцариясе тыюлык-урманы буйлап йөри алачаклар. Катнашучыларга Good Friends Trip туристик проекты инструкторлары кушылачак. Ә биолог Антон Бортяков күзәтү экскурсиясе үткәрәчәк.
Прогулка Миллениум күпере астындагы машина кую урыныннан 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашуга теркәлү сылтама буенча бара, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Исегезгә төшерәбез, быел Казан халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 җәмәгать киңлегендә 111 бушлай кышкы чара әзерләнгән. Бәйрәм программасы паркларда 16 нчы декабрьдә старт ала һәм гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә.