Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2024, 11:56

Яңгыр астында һәм кардан йөрү: заманча сәнгать галереясендә «Аклы-каралы Казан» фотокүргәзмәсе ачылачак

Сурәтләрдә төрле ел фасылларында һәм төрле елларда шәһәрнең күптөрле почмаклары төшерелгән

ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенең заманча сәнгать галереясендә 8 августта фотограф, Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Алексей Серповның (Ураков) «Аклы-каралы Казан» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә шәһәрнең төрле почмакларыннан фотосурәтләр күрсәтеләчәк, алар арасында: Елга порты, Куйбышев сусаклагычы, Театр урамы, танылган «борча базары» булган Тинчурин исемендәге парк, Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйдан, Япеев урамы, Меңьеллык мәйданы, Юдино бистәсе һәм Казанның башка бик күп урыннары. Гомумән алганда, экспозиция 60 тан артык фотографияне үз эченә ала.

«Бу фотокүргәзмә – иҗади проект, мин аны туган шәһәремә багышлыйм», – дип уртаклашты Алексей Серпов. Формаларны, бәйләнешләр, каршылыкларны, яшерен һәм күздән ычкына торган матурлыкны эзләп, фотограф «ачык хаттагы сурәт төсле» Казанны түгел, ә шәһәрне монда туган, үскән һәм яшәгән кеше күзлегеннән күрсәтергә тырыша.

Автор сүзләренчә, фотокүргәзмә тамашачыларда иске шәһәр буйлап җиңел генә йөреп кайту тәэсире тудырырлык итеп төзелгән. Фотограф белән бергә алар туристлык маршрутлары узмый торган һәм заманча корама булмаган урыннарга бара алачак.

Кунаклар елның төрле чорларында булырлар, яңгырга эләгеп, кар өстендә йөрерләр, китаплар укырлар, Идел һәм Казансу елгаларын күрерләр, үз тормышлары белән яшәүче кызыклы кешеләрне күзәтерләр. Килүчеләрнең революциягә кадәрге һәм Совет архитектурасын бәяләү мөмкинлеге дә булачак.

Ачылу 16:00 гә планлаштырылган, 17:00 гә кадәр керү ирекле булачак, аннары – билетлар буенча. 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр күргәзмәгә бушлай килә ала. Шул ук вакытта 14 яшькә кадәр балаларны ата-ана озата барырга тиеш, бу яшьтән өлкәнрәкләргә кассада паспортларын күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар