Аларны бушлай карарга була, кайбер очрашуларга алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Чаралар циклы 23 нче августта 18:00 сәгатьтә Казансуда диңгез каякларында йөрүдән башлана. Катнашучылар саны 15 кешегә кадәр чикләнгән. Йөзәр алдыннан шәһәрлеләр өчен инструктаж үткәрәчәкләр, ә команда «Ак Барс Арена» янында булачак «Спорт» паркы территориясендәге пирстан старт алачак.
24 нче августта казанлылар стретчинг буенча ачык дәрескә бара алачак. Үзләре белән келәм алырга кирәк булачак. Тренировка 8:30 сәгатьтә башлана, үткәрү урыны – Казансу яр буендагы футбол кыры, ориентир – Кремль яр буе, 33.
Спорт вакыйгалары сериясен Зәңгәр күлләрдәге поггинг дәвам итәчәк. Катнашучылар, тиз генә йөгереп үтеп, уникаль табигать территориясен чистартачак. Чара табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе һәм ТР Триатлон федерациясе белән берлектә оештырылган. Плогинг 27 нче августта, 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Зәңгәр күлләрдә М7 күпере астында старт алачак.
Казансу яр буеның футбол кырында ачык функциональ тренировка соңгы чара булачак. Спорт дәресе 31 нче августта 19:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарага теркәлү өчен сылтамалар «Казансуны үстерү стратегиясе» рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә (Telegram-канал, «Вконтакте») урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй «Казансуны үстерү стратегиясе» командасы волейбол һәм петанка буенча турнирлар, өмәләр, Казансу елгасы үзәнен чистартып, экологик йөзүләр, шулай ук «Шәһәрле-галим» лабораториясе кысаларында белем бирү практикумнары сериясен үткәрде.