Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2021, 13:17

«Казан ярминкәсе»ндә мәктәп укучыларына һәм студентларга 2022/23 уку елының программалары, иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты һәм work-тур тәкъдим ителәчәк

Махсуслаштырылган «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе 14-16-нчы октябрьдә узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 14-нче октябрьдән 16-нчы октябрьгә кадәр «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмәсе узачак. Югары һәм урта һөнәри уку йортлары, уку үзәкләре, тел мәктәпләре һәм нәшриятлар анда үз программаларын, технологияләрен һәм махсус проектларын тәкъдим итәләр.

3-нче номерлы павильонда Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Татарстан шәһәрләреннән 50-дән артык белем бирү оешмалары, компанияләр, нәшриятлар һәм уку үзәкләре тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, күргәзмәдә Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кебек Казанның алдынгы югары уку йортлары катнашачак. Булачак абитуриентларны 2022/23 уку елына белем бирү программаларын тәкъдир итү, укыту семинарлары, лекцияләр, һөнәри юнәлеш бирүче һәм тематик мастер-класслар көтә. Моннан тыш, нәшриятлар укучылар һәм педагоглар өчен уку-укыту махсус әдәбият һәм методик кулланмалар тәкъдим итәчәк.

Урта уку йортлары директорлары һәм методистлары өчен 14-нче октябрьдә 3-нче номерлы павильонда «Урта һөнәри белем бирү системасында уку процессын оештыруда Цифрлы технологияләр» дигән презентация узачак, ә ТР Коммуналь предприятиеләр берлегенең төп павильонында «ТКХ хезмәткәрләре өчен әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Конгресс-үзәктә Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән вакансияләр ярминкәсе планлаштырылган.

Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге 2020 елда уку вакытында яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерү, потенциаль эш бирүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү, һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм яшьләрнең хезмәткә карата кызыксынуларын арттыру өчен башланып киткән «Work-тур» проектын тәкъдир итә. 14-нче һәм 15-нче октябрьдә 3-нче номерлы павильонда шәһәрнең эш бирүчеләреннән вакансияләр маркеты, «Яшьләргә эш» порталын һәм студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдир итү, эш бирүчеләр һәм уңышлы эшмәкәрләр белән ачык дискуссия, эшкә урнашу һәм яшьләрне вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узачак. Казанлылар төрле компанияләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша һәм эш таба ала.

16-нчы октябрь күргәзмәне балалар белән бергә карау көне дип игълан ителде. Ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу кирәкле мәгълүматны төрле белем бирү учреждениеләреннән турыдан-туры бер көндә һәм бер урында алу өчен уникаль мөмкинлек. 3-нче номерлы павильонның конференц-залында «сорау-җавап» форматында югары уку йортлары, шул исәптән «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институты тәкъдир ителәчәк.

«Мәгариф. Карьера» дип аталган күргәзмәнең дәвамы гомуми белем бирү оешмаларының 6-11-нче сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» дигән иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты булачак, ул «Мәгариф» илкүләм проектының «һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул 18-нче октябрьдә күргәзмә үзәгенең 2-нче павильонында «Россия – минем тарих « тарихи паркы базасында ачылачак. Биредә укучылар заманча һөнәрләр, киләчәк һөнәрләре һәм аларны үстерү трендлары белән таныша алачаклар, белгечләр аларга һөнәри кызыксынуларын билгеләүдә, һәр баланың аңлы булу дәрәҗәсенә, кызыксынуларына һәм сәләтенә карап, сайланган һөнәри өлкәләргә туры китереп шәхси белем алу траекториясен төзүдә ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итәләр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге матбугат хезмәтендә.

Выставка «Образование. Карьера» дип исемләнгән күргәзмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә оештырылган. Керү ирекле. Чара COVID-19 таралуын булдырмас өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләре нигезендә үткәрелә. Тулырак программа белән сылтамабуенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар