В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биналарның гомуми мәйданы 10,4 мең кв.метрны тәшкил итә
Казанда 2023 –2025 елларда муниципаль милекне хосусыйлаштыру программасына өстәмә 12 объектны керттеләр. Аларның гомуми мәйданы 10,4 мең кв.метрдан күбрәкне тәшкил итә. Мондый карарны мэр Илсур Метшин катнашында Ратушада узган Казан шәһәре Думасы сессиясендә кабул иттеләр.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов ачыклавынча, муниципаль милек структурасын оптимальләштерү һәм шәһәр бюджетының керем өлешен тулыландыру өчен, программага үзгәрешләр кертергә кирәк.
167 объекттан торган алдан фаразлау планына өстәмә рәвештә Бауман урамындагы 3 нче бина һәм җир участогын, Деловая урамында урнашкан 11 нче йортның подвал һәм беренче кат биналарын, Гривская урамындагы канализация насос станциясе һәм чистарту корылмаларын, Клара Цеткин урамындагы 28 нче корылманың беренче һәм икенче катларындагы урыннарны, Горький урамындагы 26 нчы йортның подвал бүлмәләрен, контора биналарын, Мирный торак массивындагы механик остаханә һәм башка урыннарны кертәләр.
Депутатлар проект карарларын хупладылар һәм кертелгән үзгәрешләрне расладылар.