В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел символы иртәгә йөриячәк
Фото: Мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче гыйнвар). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә 17:00 сәгатьтә планлаштырылган программа бик салкын булу сәбәпле гамәлдән чыгарыла. Моннан тыш, «Аждаһаны тот» фургоны шәһәр буйлап йөрмәячәк, чара иртәгәгә күчерелә.
Ел символын өч урында очратырга мөмкин булачак. Фургон иртәгә 16:00 сәгатьтә Ямашев проспекты, 46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсе янында булачак. Аны шулай ук 17:30 сәгатьтә Горький паркында һәм 19:00 сәгатьтә Бауман урамындагы «Сәгать» һәйкәле янында күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, бу урыннарда шәһәр халкы конкурста катнаша алачак. Төп бүләк – шул ук мизгелдә фото чыгарып бирә торган фотоаппарат. Аны оту өчен 2024 ел символы белән фотога төшәргә һәм фотоны Telegram-каналдагы яки «ВКонтакте» социаль челтәрендәге язмаларга комментарийларда урнаштырырга кирәк. Уйнату 6 нчы гыйнварда узачак.