146-нчы номерлы лицеенда «Дөрес туклану турында сөйләшү» бөтенроссия программасын тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бүген Казанның Яңа Савин районындагы 146-нчы номерлы лицеенда «Дөрес туклану турында сөйләшү» бөтенроссия программасын тәкъдим иттеләр. Әлеге программа кысаларында агымдагы ел дәвамында ТР башкаласының 50 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысын дөрес туклану нигезләренә өйрәтү күздә тотыла.
Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшина, «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы авторы - Россия мәгариф академиясенең Яшь физиологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Александра Макеева, 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее директоры Диләрә Кәримова, шулай ук «Нестле Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Кулланучылар маркетингы һәм коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Светлана Смолина катнашты.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы Татарстан мәктәпләрендә 20 ел дәвамында тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә шәһәрнең 50 мәктәбеннән 100 меңнән артык укучы дөрес туклану нигезләре буенча белем алган.
Казанның Яңа Савин районындагы 146-нчы номерлы лицей директоры Диләрә Кәримова әлеге программаның әһәмиятлелеген ассызыклады. Ул балаларны кече яшьтән үк дөрес туклануга өйрәтергә кирәклеген билгеләп үтте. «Балалар белән аралашу һәм үз үрнәгеңдә ничек дөрес тукланырга кирәклеген күрсәтү мөһим, чөнки барлык гаиләләрдә дә дөрес туклану культы алып барылмый. «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы укыту процессын методик яктан дөрес итеп оештырырга мөмкинлек бирә: мәктәпләргә уку әсбаплары бирелә, шулай ук онлайн-ресурс бар – ул әлеге эшне сыйныфта гына түгел, гаиләдә дә алып баруда яхшы ярдәмче булып тора», - диде Д.Кәримова.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы авторы, Россия мәгариф академиясенең Яшь физиологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Александра Макеева шуны да билгеләп үтте: «Казан - «Дөрес туклану турында сөйләшү» илкүләм проектында иң актив катнашучыларның берсе. Шәһәр педагоглары дөрес туклану нигезләренә өйрәтү методикаларын уңышлы гына тормышка ашырып калмыйлар, инновацияләр кертүгә дә һәрвакыт әзерләр».
Бу елда программа Казанның барлык мәктәпләрен дә колачлаячак, дип белдерде Светлана Захарова. «Мәгариф идарәсе әлеге программа биш куллап хуплады. Шунысы мөһим, биредә белем бирү процессында катнашучыларның барысы да җәлеп ителгән: укучылар да, педагоглар да, ата-аналар да. Бары тик бергә генә без балаларыбызның сәламәтлеген саклап кала алабыз, димәк, шәһәр һәм илнең киләчәген тәэмин итә алачакбыз», - дип билгеләп үтте С.Захарова.
Казанда дөрес туклануның әһәмияте һәм программаны гамәлгә ашыру турында Илдар Шакиров сөйләде. Ул бүген шәһәр мәктәпләрендә бердәм балансланган меню кертелүен, ә әзер төшке һәм иртәнге ашларны мәгариф учреждениеләренә Азык-төлек департаментының туклану комбинатыннан китерүләрен искәртте. «Казанның барлык укучылары да, гаиләләренең матди хәленә карамастан, бер үк төрле туклану алалар. Программа үз бурычын үтәде, әмма аның нәтиҗәләрен даими рәвештә саклап калу һәм мәктәптә туклануны оештыруны алга таба камилләштерү мөһим элемент булып тора. Моның белән без билгеле бер уңышларга ирештек, алга таба үсәбез, һәм безнең тәҗрибә Россия Федерациясендә бик кирәк», - диде И.Шакиров.
Пресс-брифинг кысаларында мәктәп укучылары өчен шулай ук «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасының өлкән пешекчесе, Россия шеф-пешекчеләре Гильдиясе әгъзасы һәм Мәскәүнең иң өлкән аш-су мәктәбенә нигез салучы Михаил Лискедан кулинария мастер-классы үткәрде. Пешекче җитәкчелегендә балалар җиләк-җимешләрдән тәмле һәм бер үк вакытта файдалы десерт әзерләргә өйрәнделәр.