Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2024, 08:58

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү программасы 130 га якын чараны үз эченә ала

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан рәисе һәм шәһәр мэры исеменнән бүләк җыелмалары һәм открыткалар тапшырылачак

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган 130 га якын чара узачак. Район администрацияләре вәкилләре ветераннарга Татарстан рәисе һәм шәһәр мэры исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырачак.

Ветераннарны диспансерлаштыру 25 нче апрельгә төгәлләнә. Табиблар күрсәтмәләре буенча аларны ишетү аппаратлары белән тәэмин итәчәкләр, теш протезлары куячаклар, шулай ук, кирәк булганда, чираттан тыш офтальмологик операцияләр ясалачак.

Быел Җиңү көне уңаеннан Казанның һәр районында ветераннар өчен концертлар һәм «Җиңү вальсы» флешмобы планлаштырылган. Ветераннар яшәгән ишегалларында агитбригадалар чыгыш ясаячак.

«Ветеран йорты янында парад» акциясе кысаларында 8 нче майда шәһәр районнары буйлап тарихи хәрби техника йөреше оештырылачак. Юлда автоколонна Бөек Ватан сугышы ветераннары йортлары янында тукталачак, ә акциядә катнашучылар аларны Җиңү көне белән котлаячак. Шул көнне бөтен республика ветераннарын Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы чарага җыялар.

Казанда Җиңү көненә митинглар, концертлар, акцияләр, спорт ярышлары, күргәзмәләр, конкурслар һәм сыйныф сәгатьләре багышланачак. 25 нче апрельдән шәһәр районнарында истәлек-мемориаль чаралар узачак. 1 нче майда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салыначак. 7 нче майда – Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәле каршында, 8 нче майда «Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә» һәйкәле каршында зур тантаналы митинглар планлаштырылган.

Быел Казанда «Ишегалдында җырлыйбыз» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре дәвам итәчәк. Шәһәр традицион рәвештә «Хәтер бакчасы» һәм «Җиңү диктанты» халыкара чараларына кушылачак.

29-30 нчы апрельдә «Патриот» үзәгендә балалар һәм яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасы узачак. Ә 30 нчы апрельдән 10 нчы майга кадәр Казанда «Җиңү варислары» хәрби-спорт җыены оештырылачак. Аны ачу тантанасы 1 Май мәйданында үтәчәк.

Бүгенге көндә ТР башкаласында барлыгы 3230 ветеран: инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре һәм толлар яши, шуларның 172 се – сугышта катнашучылар.

Барлык яңалыклар