Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2024, 12:58

Президент сайлауларында тавыш биргән казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак

Шәһәрдә Бөтенроссия тавыш бирү чарасын уздыруга 466 сайлау участогы әзерләнгән

Фото: Денис Гордийко

15-17 нче март көннәрендә Россиядә ил президентын сайлаулар узачак. Казанда сайлауларга 466 участок (31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында) әзерләнгән һәм тиешенчә җиһазландырылган. 19 объектта бюллетеньнәрне эшкәртүнең автомат комплекслары кулланылачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев.

Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

«Сайлау хокукына ия булган һәркемне участокларга килергә чакырабыз. Ил үз тарихының катлаулы чорын кичерә, әмма анда яңа көчле Россиянең киләчәге өчен зур потенциал бар. Тавыш бирергә килеп, гражданлык позициягезне күрсәтүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга шәһәр мэры Илсур Метшин.

Барлык сайлау участокларында да диярлек видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Мондый техник мөмкинлек булмаган участокларда видеотеркәгечләр һәм даими видеоязма функциясе булган мобиль техника кулланылачак. Шулай ук сайлау участоклары металл детекторлар белән җиһазландырылачак.

«Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка махсус автобуслар каралган, алар тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак кулланылачак», – дип өстәде Булат Алиев.

Ел башына Казанда сайлаучылар саны 927 мең 591 кеше тәшкил иткән. ТР башкаласында тавыш бирү хокукына пропискалы шәһәрлеләр генә ия түгел. Читтән килгән гражданнарга, студентларга сайлау участокларына бару өчен үз шәһәрләренә кайтырга кирәкми. Алар үзләренең фактик яшәү урыннары буенча да тавыш бирә ала. Моның өчен күпфункцияле үзәккә, Казанның территориаль сайлау комиссиясенә, участок сайлау комиссиясенә яки дәүләт хезмәтләре порталына гариза бирергә кирәк. Ләкин моны бүгенге көн азагына кадәр һәм бер тапкыр гына эшләп була.

Үз сайлау участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм сылтама буенча белергә мөмкин.

«Без транспорт мәсьәләсен кайгырттык – участокларда тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр биреләчәк», – дип җиткерде Булат Алиев. Аның ярдәмендә шәһәр халкы тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Шулай ук ял көннәрендә, 16 нчы һәм 17 нче мартта, сайлауда катнашучыларны участокларга илтү өчен 31 нче номерлы бушлай автобус йөриячәк. Ул тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан торак массивларда яшәүче казанлылар өчен билгеләнгән.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.03.2024
Видеорепортаж
11.03.2024 11:44
Казан территориясендә 466 сайлау участогы эшләячәк
Барлык яңалыклар