В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә Бөтенроссия тавыш бирү чарасын уздыруга 466 сайлау участогы әзерләнгән
Фото: Денис Гордийко
Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
«Сайлау хокукына ия булган һәркемне участокларга килергә чакырабыз. Ил үз тарихының катлаулы чорын кичерә, әмма анда яңа көчле Россиянең киләчәге өчен зур потенциал бар. Тавыш бирергә килеп, гражданлык позициягезне күрсәтүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга шәһәр мэры Илсур Метшин.
Барлык сайлау участокларында да диярлек видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Мондый техник мөмкинлек булмаган участокларда видеотеркәгечләр һәм даими видеоязма функциясе булган мобиль техника кулланылачак. Шулай ук сайлау участоклары металл детекторлар белән җиһазландырылачак.
«Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка махсус автобуслар каралган, алар тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак кулланылачак», – дип өстәде Булат Алиев.
Ел башына Казанда сайлаучылар саны 927 мең 591 кеше тәшкил иткән. ТР башкаласында тавыш бирү хокукына пропискалы шәһәрлеләр генә ия түгел. Читтән килгән гражданнарга, студентларга сайлау участокларына бару өчен үз шәһәрләренә кайтырга кирәкми. Алар үзләренең фактик яшәү урыннары буенча да тавыш бирә ала. Моның өчен күпфункцияле үзәккә, Казанның территориаль сайлау комиссиясенә, участок сайлау комиссиясенә яки дәүләт хезмәтләре порталына гариза бирергә кирәк. Ләкин моны бүгенге көн азагына кадәр һәм бер тапкыр гына эшләп була.
Үз сайлау участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм сылтама буенча белергә мөмкин.
«Без транспорт мәсьәләсен кайгырттык – участокларда тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр биреләчәк», – дип җиткерде Булат Алиев. Аның ярдәмендә шәһәр халкы тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.
Шулай ук ял көннәрендә, 16 нчы һәм 17 нче мартта, сайлауда катнашучыларны участокларга илтү өчен 31 нче номерлы бушлай автобус йөриячәк. Ул тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан торак массивларда яшәүче казанлылар өчен билгеләнгән.
Камилә Вилданова