Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2019, 13:13

КФУ профессоры: Соңгы 10 елда Казанда кыш җылына, ә җәй эсселәнә бара

Температура үзгәрүнең сәбәбе - парник эффектында, ул парник газларының атмосферага ташлануын күздә тота.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казанда июньнең икенче яртысында һава температурасы нормадан 2,5 градуска югарырак булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, иртәгә ТР башкаласында 26-28 градус җылы булачак.

Спикер сүзләренә караганда, соңгы ун елда Казанда кыш 4,7 градуска, ә җәй 2,2 градуска җылырак булды. Болар барысы да ТР башкаласында кышның соңрак җитүенә, ә язның иртәрәк килүенә китерә. Температура режимының үзгәрүе авыл хуҗалыгына уңай тәэсир итә, әмма шул ук вакытта катаклизмнарның куркынычы да арта. «Температура үзгәрүнең сәбәбе - парник эффектында, ул парник газларының атмосферага ташлануын күздә тота. Беренче тапкыр бу күренеш 70-нче елларда фаразланды», - дип аңлатты Ю.Переведенцев.

Тулаем алганда, спикер сүзләренә караганда, Казанда җәй уңайлы булачак, июльның икенче яртысында бераз салкынаю көтелә.

Барлык яңалыклар