В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ел укытучысы» бәйгесендә төрле елларда җиңүчеләр хәзерге заман укытучысын ничек күрүләре турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Алинә Бережная). Балаларга мәхәббәт, фидакарьлек һәм иҗат – Укытучылар көне алдыннан «Татарстанның ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр KZN.RU порталы укучыларына ни өчен укытучы һөнәрен сайлаулары һәм балалар белән аралашу серләрен ачулары турында сөйләделәр.
Гүзәл Хөсәенова, Лобачевский исемендәге КФУ лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, «ТР ел укытучысы - 2009»:
Мин укытучылар династиясеннән, дүртенче буын укытучысы. Әти-әнием минем өчен һәрвакыт үрнәк булды, шуңа күрә мин аларның «тормыш хезмәтен» дәвам иттем.
Мәктәптә 27 ел эшләү дәверендә мин укытучының һөнәри осталыгы катлаулы әйберләр турында гади итеп сөйли белүендә булганлыгын аңладым. Әдәбият - гади фән түгел, шуңа күрә укучыларны теге яки бу әсәр белән кызыксындыру мөһим. Мин һәрвакыт классик әсәрләр һәм тормыш чынбарлыгы арасында параллель уздырам. Шулай итеп, балаларда фән белән кызыксыну уяна.
Заманча укытучы юмор хисенә ия, физик, рухи яктан сәламәт булырга һәм дөньяны чиксез яратырга тиеш. Әйе, эмоциональ янудан беркем дә иминиятләштерелмәгән, тик һөнәргә карата мәхәббәт өстенлек ала.
Лев Толстой да шундый сүзләр әйткән: «Үз эшен башкарган һәм хезмәтеннән ләззәт алган кеше бәхетле». Моның да үз хакыйкате бар. Күзләр яна икән, кәеф дулкынын тотасың икән, димәк, син үз урыныңда. Бүгенге укытучы шундый булырга тиеш.
Елена Берговская, Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 36-нчы номерлы гимназиянең алман теле укытучысы, «ТР Ел укытучысы - 2010»:
Мин балачактан ук алман телен яраттым, әмма укытучы булып эшләргә планлаштырмадым. Педагогика институтын тәмамлап, мәктәпкә практикага килдем. Балаларның белем алырга теләп, янып торган күзләре шул дәрәҗәдә мавыктырды ки, бу юлдан китә алмадым. Шулай итеп мин укытучы булдым.
Бүген балалар бик алга киткән, шуңа күрә укытучыга даими рәвештә укырга, үсәргә, креатив булырга кирәк.
Бервакытта да начар кәефне балаларга чыгарырга ярамый, укучылар укытучының шәхси проблемаларында гаепле түгел. Катлаулы балалар булмый, дөрес алым таба алмаган укытучылар була.
Минем өчен төп бүләк - чыгарылыш сыйныф укучыларының рәхмәт сүзләре, аларның уңышлары һәм казанышлары.
Нияз Гафиятуллин, Казан халыкара мәктәбе директоры, физика укытучысы, «ТР Ел укытучысы - 2011»:
Казан университетының физика факультеты аспиранты буларак, мин өстәмә керем булырлык эш эзләдем һәм мәктәпкә физика укытучысы булып урнашырга булдым. Балалар белән эшләү мине баштан ук мавыктырды, күз алдымда үз эшләре белән «яна торган» укытучылар да бар иде. Шулай итеп, өстәмә керем алу теләге мине алдагы тормышымның мәгънәсенә алып килде.
Минем өчен идеаль укытучы - ул балаларны ярата һәм алар турында кайгырта торган педагог, үз фәнен белүче, үз белемен даими рәвештә үстерергә һәм камилләштерергә теләгән һөнәри остаз.
Укытучы өчен иң яхшы бүләк - балаларның югары нәтиҗәләре. Мин унъеллыклар дәвамында үз укучылары өчен үрнәк булып калучы күп кенә укытучыларны беләм. Балалар өчен гаделлек хисе мөһим, шуңа күрә алар белән гадел булырга, бер телдә сөйләшергә кирәк.
Иван Филатов, Казан шәһәре Совет районының 15-нче номерлы мәктәбе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2016»:
Казан университетының тарих институты магистранты буларак, мин Юдино бистәсендә урнашкан 151-нче номерлы мәктәптә эшләдем. Бу минем укытучылык эшчәнлегемдәге беренче адымнарым иде. Эшкә беренче минуттан ук гашыйк булдым. Балалар белән аралашу гаять мавыктырды, алга таба укучылар белән аерылышырга теләмәдем.
Балалар белән эшләгәндә мин алар белән бер дулкында булырга тырышам, укытучы – зирәк остаз, балаларда әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияли, аларга белем бирә һәм кирәкле вакытта һәрвакыт ярдәмгә килә торган кеше. Әмма дистанцияне тотарга, шул ук вакытта үзеңне баладан өстен куймаска кирәк. Һөнәргә мәхәббәт булмаса, мәктәптә эшләү мөмкин түгел. Балаларны алдап булмый, алар белән бик гадел булырга кирәк.
Хәзер мин директор вазифасын билим, әмма укытучы эшчәнлегеннән баш тарта алмыйм, шуңа күрә параллель рәвештә 7-нче һәм 11-нче сыйныфларда тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып барам.
Үз эшеңнән кәеф алу мөһим, мин көн саен мәктәпкә балаларның бәхетле күзләрен күрергә өметләнеп барам.
Алмаз Хәмидуллин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатының математика укытучысы, «Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2017», «Россия ел укытучысы – 2017» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе:
Мин мәктәптә укыганда, янәшәмдә сизгер, талантлы, энергияле, амбициоз укытучылар булды. Аларга карап, мин үзем дә балалар белән эшләргә теләдем.
Укытучы булу - җаваплы миссия, чөнки педагог үсеп килүче буынның принципларын һәм карашларын формалаштыра. Укучыларга белем багажы бирү өчен, үзеңә даими рәвештә үсәргә, укырга, заман белән бергә атларга кирәк.
Үз эшемдә мин укучылар өчен үрнәк, мотиватор булырга тырышам һәм шуннан соң гына аларга кирәкле белемнәрне бирәм.
Теләсә кайсы һөнәрдәге кебек үк, укытучы да кыенлыкларга юлыга, әмма минем очракта һөнәргә мәхәббәт һәрчак өстен чыга иде һәм мин алга бардым. Укытучы рухи яктан көчле шәхес булырга тиеш. Балалар өчен авторитет булу цчен ул нык холыкка ия булырга тиеш. Һөнәремне алыштырырга теләгән бер генә көнем дә булмады.
Радик Хәбиров, Казан шәһәре Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1-нче номерлы татар гимназиясенең физика укытучысы, «Ел укытучысы - 2018»:
Мәктәп елларында ук мин иҗат итәргә һәм булдырырга хыялландым, шуңа күрә проектлаучы һөнәрен сайладым. Әмма эш барышында ук моның минем мәнфәгатьләргә тулысынча туры килмәвен аңладым. Мин шәһәрләр түгел, ә буыннар үстерергә теләдем. Яңадан укып, мәктәпкә эшкә урнаштым.
Беренче көннәрдән үк үз һөнәремә гашыйк булдым. Балалар искиткеч, аларның һәрберсе үзенчә уникаль. Минемчә, укучы - белем белән тутырырга кирәк булган савыт түгел, ә аны кабызуны таләп итә торган факел. Укытучы баланың потенциалын күреп алырга һәм аңа ачылырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Мин һәр бала белән уртак тел табарга тырышам, балаларга үз холкы булган олы шәхесләргә караган кебек карыйм.
Кызганычка каршы, күңелсез статистика бар, бөтен Россия буенча укытучыларның өчтән бер өлеше биш ел эшләгәннән соң мәктәптән китә. Моны булдырмас өчен кулны төшермәскә, балалар белән аралашуның төрле методикаларын эзләргә кирәк, педагогик коллективта проблемалар белән уртаклашырга, хәлдән чыгу юлларын бергәләп табарга мөмкин булган фикердәшләрнең булуы мөһим.
Наил Мирсәетов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатының инглиз телендә биология укытучысы, «Ел укытучысы - 2019»:
Минем укытучы һөнәрен сайлавыма укытучыларым йогынты ясады. Алар укытучы гына түгел, ә рухландыручы һәм фән белән кызыксындыра алган чын профессионаллар. Үз эшемдә дә шул принциплардан файдаланам. Балалар өчен кызыклы материал сайлау, аларны мавыктыру, үзенчәлекле юллар эзләү һәм уникаль методикалар уйлап табу мөһим.
Дәрестә һәр бала үзен уңайлы хис итәргә тиеш. Үз һөнәрен яратучы укытучы баланың йөрәгенә ачкыч таба ала. Минем өчен укучылар белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыру мөһим. Сыйныфта уңайлы атмосфера хөкем сөрә икән, ул чакта белем бирү процессы да җиңел барачак.
Заманча укытучы - укучыларны юнәлтә, киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итә, балаларны олы тормышка әзерли торган остаз.