«Яңа Сосновка» торак массивында асфальт-бетон өслек һәм тротуар салу планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 9-нчы июньнән Казанда Совет районының «Яңа Сосновка» торак массивында Лесная урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Шулай итеп, 26-нчы июньгә кадәр Лесная урамындагы 4а номерлы йорттан Таежная урамына кадәр участок ябылачак. Биредә асфальт-бетон өслек һәм тротуар салу планлаштырыла.