Ремонт эшләре 62-нче һәм 77-нче номерлы торак йортлар янында алып барыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Бүгенге көннән башлап Казанда машиналар хәрәкәте өчен Чуйков урамындагы юл өлеше ябык. Чикләү автобус полосаларына кагылмый.
6-нчы июньгә кадәр Чуйков урамы буенча 62-нче һәм 77-нче номерлы торак йортлар янындагы участок ябык.
Исегезгә төшерәбез, бу магистраль җылылык ташуын реконструкцияләү белән бәйле. Машиналар йөрү өлешендә эшләр
май азагыннан бирле алып барыла.