В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Смотр-конкурс шәһәрләрнең ачык PR-акциясе буларак үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанның «Окно» һәм «КышДаКар-фест» проектлары «Яшисе килә торган шәһәр» шәһәр тәҗрибәләре конкурсы лауреатлары булды. Кичә Мәскәүнең Милләтләр йортында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм Евразия икътисади берлеге шәһәрләре тәҗрибәләренең XII халыкара смотр-конкурсын бүләкләү тантанасы узды.
Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты «Окно» һәм «КышДаКар-фест» проектлары өчен мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Смотр-конкурс шәһәрләрнең ачык PR-акциясе буларак үткәрелә, ул аларның мәнфәгатьләрен алга этәрүгә, уңай имидж булдыруга ярдәм итә. Моннан тыш, бу - шәһәрләр тарафыннан территорияләрнең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүче тупланган ресурс потенциалын күрсәтү мөмкинлеге.
Смотр-конкурста ил башкалалары, административ-территориаль берәмлекләр үзәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән башка эре шәһәрләр, технологияләр эшләүчеләр, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә комитет.